Таһир Ахунҗанов
Таһир Ахунҗанов (псевдонимы Таһир Таһиров) (рус. Тагир Ахунзянов) – Башкортстанның күренекле дәүләт һәм коммунистлар фиркасе әһеле, язучы, тарих фәннәре кандидаты.
Тәрҗемәи хәле
Таһир Исмәгыйль улы Ахунҗанов Бишбүләк районының Муса авылында туып-үскән. 1941 елны Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, үз авылында башлангыч мәктәптә, аннары Ново-Васильевка авылында җидеелык мәктәптә укыта. Бөек Ватан сугышында катнаша. Аннан исән-сау әйләнеп кайткач, Усак-Кичүдә директор булып эшли. Соңрак Бишбүләк райкомының ВЛКСМ секретаре итеп сайлана.
Фирка эшендә
1948-50 елларда КПСС өлкә комитеты каршындагы партия мәктәбендә укый. КПСС Үзәк Комитеты каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясендә белем ала. 1961-63 елларда тарих фәннәре кандидаты Ахунҗанов КПССның Башкортстан өлкә комитетында фән һәм мәгариф буенча бүлек җитәкчесе итеп билгеләнә. 1964-67 елларда - «Кызыл таң» республика гәзите баш мөхәррире булып эшли.
1967-1987 елларда – КПССның Башкортстан өлкә комитеты секретаре. Югары Советның VI-X чакырылышларында депутат итеп сайлана. Обкомдагы хезмәт еллары республика белән Мидхәт Шакиров җитәкчелек иткән чорга туры килә. Ахунҗанов аның төркемендә идеологик көрәш, шул исәптән мәдәният, сәнгать өчен җавап тота.
Иҗади эше
Таһир Таһиров буларак билгеле булган язучы, драматург. «Галия», «Күке саннарын ишетәм», «Буранлы өч көн», «Лейтенантлар» исемле повестьлар һәм хикәяләр китаплары, шулай ук вакытлы матбугат тарихы буенча берничә монография һәм брошюралар авторы. «Галия» пьесасы Башкорт академия театры сәхнәсендә зур уңыш белән уйнала.
Кандидатлык хезмәте Башкортстан матбугаты тарихына багышланган.
Чыганаклар
- “Сәгать” сукканда. «Өмет» гәзите(үле сылтама)
- Таһир Таһиров(үле сылтама)
- Башкортстанда Таһир Ахунҗанов белән хушлаштылар