Томас Транстремер
Томас Йоста Транстремер (швед. Tomas Gösta Tranströmer; 1931 елның 15 апрелендә Стокһольмда туган) — XX гасыр швед әдәбиятының күренекле вәкиле, шагыйрь, язучы. 2011 елның Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе иясе[4].
Төп белгечлеге буенча — психолог. Төрмәдә утыручылар һәм авыр җәрәхәтләр алган кешеләр белән эшләгән[5].
1990 еллар башында авыр инсульт кичерә. Аның нәтиҗәсендә тәненең уң ягы катып кала. Транстремер сул кулы белән язарга өйрәнә.
Гомерен Вестерос шәһәрендә кичерә. Аннары хатыны белән Стокһольмга күчә.
2011 елда Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясенә лаек була. Аны ул «үз шигырьләрендә бай эчтәлекле, җиңел аңлаешлы образлар белән чынбарлыкка яңа караш тудыру» өчен ала.
Иҗат
Әдип – 12 шигырь һәм проза җыентыклары авторы.
Китаплары:
- «17 dikter» (1954) — «17 шигырь»
- «Hemligheter på vägen» (1958) — «Юлдагы серләр»
- «Den halvfärdiga himlen» (1962) — «Ярым тәмамланган җәннәт»
- «Klanger och spår» (1966) — «Тәрәзәләр һәм ташлар»
- «Mörkerseende» (1970) — «Төнге төш»
- «Stigar» (1973) — «Сукмаклар»
- «Östersjöar» (1974) — «Балтыйк»
- «Sanningbarriären» (1978) — «Хакыйкать киртәсе»
- «Det vilda torget» (1983) — «Кыргый квадрат»
- «För levande och döda» (1989) — «Тереләр һәм вафатлар өчен»
- «Sorgegondolen» (1996) — «Гондол кайгысы»
- «Den stora gåtan» (2004) — «Зур табышмак»
Искәрмәләр
- ↑ Tomas Gösta Tranströmer // Gran Enciclopèdia Catalana (кат.) — Grup Enciclopèdia, 1968.
- ↑ Tomas Tranströmer // Munzinger Personen (нем.)
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #118623605 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
- ↑ Нобель әдәбият бүләгенә швед шагыйре ия булды
- ↑ 2011 елның Нобель атнасы нәтиҗәләре
Сылтамалар
- Рәсми сайт [ингл.]