Тур Һейердал

Тур Һейердал (норв. Thor Heyerdahl, 6 октябрь 1914, Ларвик, Норвегия — 18 апрель 2002, Алассио, Италия) — норвег этнографы һәм археологы, диңгез сәяхәтчесе, язучы.

Осло университетында укыган (1933—37). Һеердалның беренче сәяхәте Полинезиядәге Фату-Һива утравына (Маркиз утраулары) булган (1937-38). "Кон-Тики" салында экипаж белән бергә Перудан Полинезиягә кадәр Тын океанны йөзеп чыккан (1947). Бу сәяхәт аны бөтен дөньяга мәшһүр иткән. 1969—70 елларда "Ра" папирыс каегында Африкадан Төньяк Америкадагы утрауларга кадәр барган. 1977—78 елларда камыштан ясалган "Тигрис" каегында Әл-Курна (Гыйрак) — Һинд елгасының тамагы — Җибути маршруты буенча йөзгән. Пасха, Галапагос һәм Канар утрауларында археологик казу эшләре алып барган. Викинглар хакындагы чыганакларны тәдкыйк итү максатында 2001 елда Азак диңгезе буенда археологик экспедиция оештырган. Күп фәнни-популяр әсәрләр авторы. Әсәрләре: "Кон-Тики"дә сәяхәт (1949), "Аку-Аку" (1957), "Ра" (1970), "Фату-Һива" (1975) һ.б.

2002 елда баш мие шешеннән вафат булган.

  1. Lundy D. R. Thor Heyerdahl // The Peerage (ингл.)
  2. Thor Heyerdahl // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  3. 1 2 de Pas L. v. Genealogics (ингл.) — 2003.
  4. 1 2 Lundy D. R. The Peerage (ингл.)