Тәнзилә Дәүләтбирдина
Тәнзилә Салих кызы Дәүләтбирдина (рус. Танзиля Салиховна Давлетбердина; баш. Тәнзилә Сәлих ҡыҙы Дәүләтбирҙина; 3 август 1964, Тимер, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — СССР һәм Россия шагыйре, драматург һәм журналист. 1992 елдан Россия һәм Башкортстанның Язучылар һәм 2000 елдан Башкортстан Журналистлар союзы агзасы. Башкортстан Республикасының Шәйхзадә Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (1997) һәм атказанган мәдәният хезмәткәре (2014). Салават Юлаев ордены кавалеры (2024).
Тормыш юлы
Дәүләтбирдина Тәнзилә Салихҗан кызы 1964 елның 3 августында Башкорт АССРының Белорет районы (хәзер Башкортстан Республикасының Бөрҗән районына караган) Тимер авылында укытучы гаиләсендә туган[1].
1981 елда, Бөрҗән районының Иске Монасип урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университетының (2022 елдан — Уфа фән һәм технологияләр университеты) филология факультетының башкорт-рус бүлегенә укырга керә. Унда «Филолог, башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы» дигән квалификация буенча югары һөнәри белем ала[1].
Үз аллы хезмәт эшчәнлеген Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Республика халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эше гыйльми-методик үзәгенең библиография бүлеге мөхәррире булып башлый[2].
1988—1992 елларда — Башкортстанның «Пионер» (хәзер «Аманат» журналы) балалар журналы редакциясенең мәктәп һәм пионерлар тормышы бүлеге мөхәррире[1].
1992—1994 елларда — Гафури районы Җилем-Каран урта мәктәбе укытучысы[2].
1994 елдан — «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең «Тамаша» иҗат берләшмәсенең өлкән мөхәррире[1].
2001 елда — «Азна» нәшрият йорты хезмәткәре.
2002 елдан алып «Китап» нәшриятының уку-педагогик әдәбият редакциясе хезмәткәре, 2003 елдан — редакция мөдире, 2004 елдан — баш мөхәррир урынбасары[1].
2005—2006 елларда — «Башҡортостан уҡытыусыһы» журналының баш мөхәррире[2].
2007—2009 елларда — Башкортстан Республикасының Китап палатасы директоры урынбасары[1].
2010 елдан — Башкортстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгының киңәшчесе[2].
2023 елдан — Башкортстан Республикасы Язучылар союзының идарә рәисе урынбасары[3][4].
Иҗаты
Тәнзилә Дәүләтбирдинаның мәктәптә укыганда һәм студент елларында ук шигырьләре республика газета-җурналларында басыла башлый.
1989 елда «Тау сукмагы» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә[1]. Шагыйрә «Кыз хәтере» (1992), «Мин кем?» (1997), «Кояшлы җыр» (2003), «Җәй кызы» (2008), «Канатлы йөрәк» (2014) исемле җыентыкларына тупланган шигырьләрендә, поэмаларында заман сулышын сизгер тоя һәм аның көнүзәк мәсьәләләрен күтәрә, аның шигъри әсәрләрендә ил белән халыкның киләчәге өчен борчылу мотивлары өстенлек итә.
Лирик-философик шигырьләрендә һәм поэмаларында ул кешенең җирдәге билгеләнеше, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, кеше белән табигать арасындагы бәйләнешләр хакында уйлана, тормыш асылына төшенергә омтыла.
Тәнзилә Дәүләтбирдина шигырьләренә Газиз Дәүләтбирдин (бер туган абыйсы), Салават Низаметдинов, Ришат Сәгыйтов, Салават Сәлмәнов һәм башка композиторлар җырлар иҗат иткән.
Шагыйрь-тәрҗемәче буларак та таныла: Владимир Высоцкий, Александр Пушкин, Марина Цветаева һәм башка әдипләрнең, шул исәптән Белоруссия шагыйрьләренең шигырьләрен башкорт теленә тәрҗемә иткән.
Тәнзилә Дәүләтбирдинаның 2019 елда басылып чыккан хикәяләр, пьеса, поэма һәм шигырьләрдән төзелгән «Көзге алмалар» исемле җыентыгы 2020 елда Зәйнәб Биишева исемендәге «Китап» нәшриәте тарафыннан Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителә[5][6].
Тәнзилә Дәүләтбирдина драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Аның «Минем гаиләм» пьесасы буенча спектакль Башкорт дәүләт академия драма театрында, «Югалту» әсәре буенча спектакль Сибай башкорт драма театрында, «Сөю көче» пьесасы — Салават башҡорт дәүләт драма театры сәхнәсендә куела[7][8].
Җәмәгать эшчәнлеге
- «Добро.РФ» Бөтенроссия җәмәгать оешмасы әгъзасы[9] һәм 2024 елның ноябреннән Луганск гостальләрендә дәваланган яралы яугирләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән Башкортстан Республикасының «Беренче тирмә» проектында катнашучы[10].
- 2024 елның декабре — 2025 елның гыйнварында ике атна дәвамында Луганск шәһәрендәге хәрби гостальдә эшли[11].
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Башкортстан Республикасының Шәйхзадә Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (1997);
- Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2014);
- Салават Юлаев ордены кавалеры (2024);
- Мәхмүт Кашгари исемендәге халыкара хикәяләр конкурсы һәм Кайгысыз Абдал исемендәге халыкара шигърият конкурсы лауреаты (2014).
Китаплары
- Тау һуҡмағы. Шиғырҙар. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1989.
- Ҡыҙ хәтере. Шиғырҙар һәм поэма. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1992.
- Мин кем? Шиғырҙар, поэмалар. — Өфө: Китап, 1997.
- Ҡояшлы йыр. Шиғырҙар, поэмалар. — Өфө: Китап, 2003.
- Йәй ҡыҙы. Шиғырҙар, поэмалар. — Өфө: Китап, 2008.
- Ҡанатлы йөрәк. Поэмалар, шиғырҙар. — Өфө: 2014[2].
- Көҙгө алмалар. Хикәйәләр, пьеса, поэма, шиғырҙар. — Өфө: Китап, 2019.
- Хәҙерге белорус әҙәбиәте антологияһы. Хикәйәләр, шиғырҙар / идея авторҙары һәм проект етәкселәре: Айгиз Баймөхәмәтов, Алесь Карлюкевич. — Өфө: Китап, 2024. — (Ҡәрҙәшлек кәштәһе, тәржәмәсеһе Тәнзилә Дәүләтбирҙина).
- Ляці, мая страла… Анталогія сучаснай башкірскай паэзіі: [пераклад] / укладальнікі: Алесь Карлюкевіч, Рагнед Малахоўскі. — Мінск: Беларусь, 2025.
Радиода
- 2023 елның 21 декабрендә «Ашкадар» радиосының Фәрзанә Акбулатова алып барган «Безнең дөнья» тапшыруында катнаша[12].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Дәүләтбирҙина Тәнзилә Сәлих ҡыҙы (башк.). «Башҡортостан» төбәк интерактив энциклопедик порталы (17 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2026. [башк.]
- ↑ 1 2 3 4 5 Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1
- ↑ № 7.2024. Танзиля Давлетбердина. Нагое сердце (рус.). Журнал «Бельские просторы». Официальный сайт (11 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2026.
- ↑ Школа литературного мастерства «КоРифеи» начала работу в БГПУ им. М. Акмуллы (рус.). Федеральное государственное бюджетное образовательное учреждение высшего образования «Башкирский государственный педагогический университет им. М. Акмуллы». Официальный сайт (23 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2026.
- ↑ Объявлены номинанты госпремии им. Салавата Юлаева v области литературы, искусства и архитектуры (рус.). «Молодёжная газета» Республики Башкортостан. Официальный сайт (29 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2026. [рус.]
- ↑ Танзиля Давлетбердина выдвинута на соискание Государственной премии имени Салавата Юлаева (рус.). Муниципальный район Бурзянский район Республики Башкортостан. Официальный сайт (10 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2026. [рус.]
- ↑ Танзиля Давлетбердина. Сила любви» («Һөйөү көсө»). Премьера 03.10.2024) (рус.). ГБУКИ РБ Салаватский государственный башкирский драматический театр (ГБУКИ РБ СГБДТ). Официальный сайт. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2026.
- ↑ «Сила любви» («Һөйөү көсө») (рус.). Салаватский государственный башкирский драматический театр. Афиша. Гастроли в Уфе. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2026.
- ↑ Волонтёры. Давлетбердина Танзиля Салиховна (рус.). Официальный сайт Всероссийской общественной организации «Добро.РФ». Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2026.
- ↑ Первая юрта. Официальный сайт проекта (рус.). Официальный сайт проекта. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2026.
- ↑ Тәнзилә Дәүләтбирҙина. Работа в регистратуре в Луганском госпитале (рус.). Тәнзилә Дәүләтбирҙинаның VK социаль селтәрендәге шәхси бите. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2026.
- ↑ Студия ҡунағы — илһамлы ижадсы Тәнзилә Дәүләтбирҙина (башк.). «Ашҡаҙар» радиоһының VK социаль селтәрендәге сайты (1 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2026.
Әдәбият
- Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. Писатели земли башкирской. — Уфа: Китап, 2006. — С. 168, 169. — 496 с. — ISBN 978-5-295-03766-5. [рус.] [Тикшерелгән 9 апрель 2026];
- Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. Писатели земли башкирской. — Уфа: Китап, 2015. — С. 225, 226. — 496 с. — ISBN ISBN 978-5-295-06338-1. [рус.] [Тикшерелгән 9 апрель 2026];
- Бурзянская энциклопедия. (гл. ред. Г. М. Манапов). — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2022. — 646 с. ISBN 978-5-881-855-123. [рус.] [Тикшерелгән 9 апрель 2026];
- Әбүзәров Салауат Нәзир улы. Бөрйән йәме һыйған йәм // Башҡортостан : гәзит. — 2014. — 5 август..
Сылтанмалар
- «Башҡортостан» төбәк интерактив энциклопедик порталы. Дәүләтбирҙина Тәнзилә Сәлих ҡыҙы [башк.] [Тикшерелгән 9 апрель 2026].
- Гуманитарный просветительский проект «Культура. РФ». Встреча с Танзилей Давлетбердиной [рус.] [Тикшерелгән 9 апрель 2026].
- Официальный сайт еженедельника «Литературная Россия». 22.06.2023. В сердце умещается моём [рус.] [Тикшерелгән 9 апрель 2026].
- ФГБОУ ВО «БГПУ им. М. Акмуллы». Официальный сайт. Состоялась встреча с литератором, поэтессой, журналисткой Танзилей Давлетбердиной. 23 ноября 2023 года [рус.] [Тикшерелгән 9 апрель 2026].
- «Ашказар» радиосы сайты. 01 август 2016 ел. «Илһам». Шагыйрә Тәнзилә Дәүләтбирдинаның шигырьләре [башк.] [Тикшерелгән 9 апрель 2026].
- Модельная библиотека № 26 Централизованной системы массовых библиотек г. Уфы. Официальный сайт. Дочь лета (поэтический час) [рус.] [Тикшерелгән 9 апрель 2026].
- Интернет-портал «Культурный мир Башкортостана». 60 лет Танзиле Салиховне Давлетбердиной [рус.] [Тикшерелгән 9 апрель 2026].
- Кугарчинская ЦРБ. Официальный сайт. Она учит пониманию красоты и добра (К юбилею известной башкирской поэтессы Танзили Давлетбердиной) [рус.] [Тикшерелгән 9 апрель 2026].
- Муниципальное автономное учреждение культуры «Кармаскалинская централизованная библиотечная система» муниципального района Кармаскалинский район Республики Башкортостан. Сахаевская сельская библиотека. Официальный сайт. Танзиля Салиховна Давлетбердина [рус.] [Тикшерелгән 9 апрель 2026].
- Радик Мухарямов. Поэтесса из таёжного Бурзяна [рус.] [Тикшерелгән 9 апрель 2026].
- башкорт телендәге әсәрләре.