Тәүзыйха Зарипова
Тәүзыйха Гәрәй кызы Зарипова (1930 елның 12 гыйнвары — 2018 елның 3 сентябре, Татарстан, Россия) — авыл хуҗалыгы хезмәткәре, сарык үрчетүче. Авыл хуҗалыгын үстерү өлкәсендә казанышлар һәм бишьеллык (1966—1970) планын үтәү өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган (1971).
Тәрҗемәи хәле
Тәүзыйха Зарипова 1930 елның 12 гыйнварында Татарстан АССРның Баулы районы Мортаза авылында туа[1]. Әтисе Киров исемендәге җирле колхозда агроном булып, әнисе гади колхозчы булып эшли. Балачак еллары Бөек Ватан сугышы белән туры килгән. Кыз, барлык авыл яшьтәшләре белән бергә, өлкәннәргә кыр һәм фермаларда авыр крестьян эшен башкарырга ярдәм итә, моның өчен «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек була.
Сугыштан соң сарыклар үстерү хезмәтен сайлый, моңа утыз елга якын гомерен бирә[2]. 1944—1946 елларда — бригадир, 1951—1954 елларда — учётчы, 1954 елдан «Ирек» колхозының сарыкчылык фермасында сарык үрчетүче булып эшли. 1962 елдан бирле сарык үрчетүче, 1975 елдан пенсиягә чыкканчы унике ел дәвамында Баулы районының С. М. Киров исемендәге колхозның сарыкчылык фермасы мөдире. 1972 елдан 1978 елга кадәр Баулы район cоветының халык депутаты[3].
Лаеклы ялга чыкканнан соң Тәүзыйха Зарипова ире Илһам (нәсел механизаторы) белән бергә өч баласын тәрбияләгән: кызлары Альбина һәм Илмира, шулай ук өлкән улы Альберт.
Ютазы районы Кәрәкәшле авылында яшәгән[4]. 2018 елның 3 сентябрендә вафат була[5].
Бүләкләр
1971 елда Тәүзыйха Зариповага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә һәм Ленин ордены тапшырыла (VIII бишьеллык планын үтәүдә югары нәтиҗәләр өчен);
Шулай ук «Хөрмәт Билгесе» ордены һәм медальләр белән бүләкләнә, алар арасында «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен», ССРБ ВДНХ медале дә бар.
Искәрмәләр
- ↑ 12 января, Archived from the original on 2014-11-29, retrieved 2021-03-22
- ↑ В районе не забыли Героев Отечества. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2014. Архивировано из оригинала 29 ноябрь 2014 года.
- ↑ Общественность Республики Татарстан понесла тяжелую утрату.
- ↑ Ютазинский муниципальный район(үле сылтама)
- ↑ Зарипова Таузиха Гараевна // Газета «Республика Татарстан». — 06.09.2018. 2018 елның 6 сентябрь көнендә архивланган.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Тәүзыйха Зарипова