Донбасстагы кораллы низаг
Донбасстагы кораллы низаг яки Украина көнчыгышында кораллы низаг я Украина ватандашлар сугышы — бер яктан, үзләре тарафыннан игълан ителгән Донецк һәм Луганск халык республикалары идарә иткән җирле талпачылар һәм чит илләрдән, икенче яктан, Украина кораллы көчләре, Украина ЭЭИ һәм чик буе хезмәте оешмалары, Украина иминлек хезмәте, милли гвардиясе, территориаль саклану батальоннары катнашуы белән Украина көнчыгышында баручы хәрби хәрәкәтләр. Низагта Россия Федерациясе хәрби оешмаларының катнашуы да бар дип фаразлана. Кайбер украин сәясәтчеләре тарафыннан Рус-украин кораллы низагы, яисә 2014 елның Ватан сугышы дип тә атала.[27][28] Башка телләрдә (мәсәлән, инглизчә, төрекчә, әзәричә, датча, французча, латышча, литовча) Донбасс кораллы низагы дип атала.
Низагның башлану датасы булып 2014 елның 7 апреле санала — нәкъ шул көнне Украина Президенты в. б. Александр Турчинов көч операциясе башлавы турында игълан итә.[29]
Украина хакимияте үз гамәлләрен «ТКО» («террорчыларга каршы операция») дип, Россия яклы көчләр һәм Россия җитәкчелеге исә аларны «җәзалау операциясе» дип атыйлар.
Алтарих
Евромәйдан вакыйгалары Януковичка көндәшләрне яклаган Көнбатыш Украина һәм Янукович торышы көчле булган Россия яклы Көньяк-көнчыгыш Украина арасында каршылыкны кискенләштергәннәр.
Украина буйлап барган массакүләм протестлардан соң (моның белән бер үк вакытта протестчылар канунсыз рәвештә административ биналарны басып ала) каршылык тагын да көчәеп китә.
Февраль аенда Киев каршылыгы Украинада хакимият алышынуга китерә. 22 февральдә Югары Радасы чираттан тыш президент сайлауларны 25 майда үткәрергә карар итә. Президент вазифаларын башкаручы итеп Александр Турчинов сайланыла, 27 февральдә яңа Министрлар Кабинеты оештырыла.
Евроинтеграциягә курсны игълан иткән яңа хакимият көнбатыш, үзәк һәм төньяк төбәкләрдәге халкының хуплавын алса да, Көньяк-көнчыгышта яңа хакимиятнең беренче гамәлләре, аның тарафыннан украин милли оешмаларга ярдәм күрсәтү ризасызлыкны һәм массакүләм протест чараларны кузгаткан. Донбасста яңа хакимиятнең көндәшләре Евромәйдан тарафдарлары гамәлләренә охшаш тактикасын кулланганнреспубликалар[30] байракларын күтәрү. Яңа хакимиятнең көндәшләре Украинаны федеральләштерү һәм рус телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү турында таләп иткәннәр.[31]
Евромәйдан нәтиҗәсендә хакимияткә килгән Украин хөкүмәте бу вакыйгаларны сепаратизм күренешләре һәм милли иминлеккә куркыныч дип игълан итә. Украинаның яңа җитәкчеләре Көньяк-көнчыгыштагы чуалышларны көч белән басып алуга юлны ала; 12 мартында Украина Милли гвардиясе торгызыла.
Вакыйгалар үсеше
Беренче көннәр
Россия яклы активистлар тарафыннан Донецк һәм Харковь Халык Республикаларны һәм 11 майда Кырым үрнәге буенча референдумны үткәрмәкче булу турында игълан итүеннән соң Украина Президенты вәкаләтләрен башкаручы Александр Турчинов көнчыгыш өлкәләрдә террористларга каршы көч операциясе башлау турында боерык чыгара.[29]
8 апрельдә украин хакимиятләре Харковьны үз контроленә кайтара.[32] 10 апрелендә ДХР җитәкчесе Денис Пушилин үз гаскәре булдыру турында игълан итә.[33]
12 апрельдә Россия яклы активистлар төркеме Славянскига уңышлы һөҗүм ясый. Шу ук көнне талпачылар үз контроле астына Артёмовск[34] һәм Краматорск[35]ны ала, шәһәр шураларының биналары өстендә ДХР байрагы урнаштырыла.
14 апрельдә ДХР көчләре контроленә Горловка[36], Харцызск[37], Ждановка һәм Кировское[38] күчә.
13 апрельдә Украина Президенты вәкаләтләрен башкаручы Турчинов талпачыларга катгый таләпне белдерә: алар 14 апрель көнне сәгать 9да дәүләт органнары биналарын бушатырга тиеш була, югыйсә, көч операциясе башланачак.[39] Турчинов таләбе кире кагыла.
Украина хәрбиләренең һөҗүме
15 апрельдә украина хәрбиләре Славянск һәм Караматорск тирәсендәге аэропорт өстендә контрольне кайтарганнар.[40] Икенче көнне украин хәрби техникасы Краматорскига керә, алты хәрби десант машинасы экипаж белән Донецки талпачылар ягына күчә.[41] Шул ук көнне талпачылар Мариупольдәге эчке гаскәрләр өлешен басып алуга керешә, әмма ул уңышсызлыкка очрый.[42]
ДХР киңәйтүе
16 апрель-1 май дәвамында ДХР байрагын Новоазовск (16 апрель),[43] Северск (18 апрель)[44], Комсомольское, Старобешево (19 апрель)[45][46], Красноармейск һәм Родинское (1 май)[47] шәһәрләре күтәргәннәр.
ЛХР игълан итүе
28 апрельдә Луганскта Луганск Халык Республикасы булдыру турында игълан ителә.[48] 29 талпачылар өлкә дәүләт идарәсе һәм өлкә прокуратурасы бинасын басып ала, полиция митингчылар ягына күчә.[49] 30 апрельдә Алчевски шәһәр шурасы өстендә Россия байрагы күтәрелә.[50]
24-25 апрельдә Славянск өчен бәрелешләр кызып киткәннәр, алар барышында талпачылар берничә блокпостны калдырган; каршы һөҗүм барышында талпачылар беренче украин боралакны атып төшергәннәр. Уңышсызлыкка очрап, миллигвардиячеләр шәһәрне камалышка алырга карар итә.[51] 2 майда украиннар яңадан басып алуны башлый. Алар өч боралакны югалта, әмма кайбер стратегик әһәмиятле биеклекләрне яулыйлар.
7 майда миллигвардиячеләр, ДХР тарафдарын кысрыклап, Мариуполь шәһәр шурасы бинасын үз контроленә ала; әмма берничә сәгать узгач, талпачылар бинаны кайтарып ала. 9 майда миллигвардиячеләр кабат Мариупольга һөҗүм итә, ул талпачылар тарафыннан кире кагыла. 13 июньдә «Азов» батальоны, украин хәрбиләре белән берлектә, шәһәрне ДХР талпачыларыннан чистарта.
25 майда фетнәчеләр Украина гаскәрләре урнашкан Донецк аэропортына һөҗүм итәләр. Украина хәрби артиллериясе һәм авиациясе ярдәме белән фетнәчеләр зур югалтулар белән чигенәләр.
Референдумнар
11 май көнне ДХР һәм ЛХР контроле астындагы булган территорияләрдә үзбилгеләнү турында референдумнар уздырыла. Бюллетеньнәрдә рус һәм украин телләрендә бердәнбер сорау (Сез Донецк/Луганск Халык Республикаларының мөстәкыйль дәүләт булуын хуплыйсызмы?), ике җавап варианты була: «Әйе», «Юк».
Референдумнар нәтиҗәләре шундый булганнар: оештыручылар сүзләренчә, өлкәләрнең икесендә дә килү күрсәткече 75 % тәшкил итә; тавыш бирүчеләрнең күпчелеге дә дәүләт мөстәкыйльлеген яклыйлар (Донецк өлкәсе — 89,1 %, Луганск өлкәсе — 96,2 %). А. Турчинов белдерүенчә, референдумнарда тавыш бирүчеләрнең 24 һәм 32 проценты гына катнаша.[52] Украина хөкүмәте алдан ук рефендумнарны канунсыз дип таный.
Июнь бәрелешләре
2 июньдә украин хәрбиләре Луганскка һавадан һөҗүмне ясый.[53] 5 июньдә талпачылар чик буе пунктларын басып алуга керешәләр.[54] 8 июньдә Изварино чик буе авылы янында бәрелешләр була.[55] 12 июньдә Кременная[56], Снежное[57] һәм Макарово[58] тирәсендә кораллы бәрелешләр була.
14 июньдә Луганск тирәсендә украин очкычы бәреп төшерелә, 49 кеше һәлак була.[59]
14-15 июньдә украин гаскәре Счастье шәһәрен яулыйлар.[60] Сугыш хәрәкәтләре Луганскидан 10 км төньякка таба күчерелә.
19 июньдә сугыш хәрәкәтләре Кызыл Лиман һәм Ямполь тирәсендә була.[61]
23 июньдә Донецкида солых сөйләшүләрне башлау шартлары турында консультацияләр уза, алар барышында яклар 27 июньгә кадәр утны туктату турында килешәләр.[62] Утны туктату режимы ике яктан да бозыла.[63][64]
Июль бәрелешләре
5 июльдә талпачылар камалган Славянскидан Краматорскига чигенәләр.[65] Славянск артыннан ук талпачылар Краматорскины, Дружковканы һәм Константиновканы бушатканнар. 6 июльдә украиннар Артёмовскны алалар.[66]
10 июльдә Северск шәһәре украин хәрбиләре контроленә күчә.[67]
11 июльдә Зеленополье тирәсендә талпачылар «Град» залп уты реактив системсын кулланып, украин гаскәрләрен тупка тота. 19 кеше һәлак була, 93 кеше яралана.[68]
16 июльдә талпачылар Степановка[69], Мариновка[70][71][72] һәм Амвросиевка[73] янында һөҗүмгә күчә. Мариновка янында талпачылар Россия-Украина чигенә кадәр 1,5 километр гына барып җитми; нәтиҗә буларак талпачылар украин көчләренең көньяк төркемен камалышка ала.
21 июльдә украин хәрбиләре танклар куллануы белән Донецкины басып алуга керешәләр. Сугыш хәрәкәтләре вокзал һәм аэропорт тирәсендә бара.[74] Шул ук көнне украин хәрбиләре Рубежное, Дзержинск һәм Соледар шәһәрләрен үз контроленә ала. 22 июльдә талпачылар Северодонецк, Лисичанск, Кировск һәм Попасная шәһәрләрен калдыра.[75] 23 июльдә талпачылар Лисичанскны вакытлыча кайтарганнар, ләкин 25сендә алар кире чигенә.
Август бәрелешләре
24 август көнне Россиянең танклар һәм артиллерия белән ныгытылган регуляр гаскәрләре ике тарафтан чикне узып, Украина гаскәренең артлары буйлап һөҗүм итә.[76] Төп юнәлешләр: Донецкга көньяк тараф, шәһәрне камалыштан алу өчен һәм Азак диңгезе буендагы Новоазовск. Иловайск шәһәрчеге янында Украина гаскәрләренең зур төркеме камалышта кала һәм тар-мар ителә. Һөҗүмнән соң Луганск һәм Донецк камалыштан алына. Көньякта һөҗүм Мариупольга җитмичә туктап кала.
5 сентябрьдә, Минск шәһәрендә, низаг яклары, шул исәптә Россия вәкилләре, утны туктату турында килешүне имзалыйлар.[77] Килешү нәтиҗәсендә әсирләр белән алмашу карала. Әсирлеккә төшкән Россия гаскәрләре һәм фетнәчеләр, бер яктан, Украина хәрбиләре, икенче яктан азат ителелергә тиеш була.
2015
18 гыйнвар көнне, Украина Президенты киңәшчесе Юрия Бирюковның белдерүе буенча, украин гаскәре террористларга каршы операциянең актив өлешен яңадан башлый.
2016
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Порошенко не исключает Третью мировую войну - Видео
- ↑ Киев обвиняет Кремль в разжигании сепаратизма на Востоке Украины
- ↑ Russia Has Already Invaded Ukraine: Strobe Talbott, The Huffington Post (18 August 2014). «"They have already invaded Ukraine. I find it maddening and incomprehensible how governments and the media keep talking about the possibility, the danger, the threat of Russia invading. Russia invaded Ukraine early in the spring.[...] Russia has been the force behind, and on the ground, with the separatists in eastern Ukraine."»
- ↑ Ukraine gets new evidence of Russian soldiers fighting on its turf (PHOTOS), Kyiv Post (21 August 2014). 22 август 2014 тикшерелде.
- ↑ NATO condemns Moscow's aid convoy, says Russian artillery firing at Ukrainian army, The Washington Post (22 August 2014). 22 август 2014 тикшерелде.
- ↑ Ukraine accuses Russia of invasion after aid convoy crosses border (22 August 2014). 22 август 2014 тикшерелде. 2014 елның 22 август көнендә архивланган.
- ↑ Russia Moves Artillery Units into Ukraine, NATO Says, The New York Times (22 August 2014). 22 август 2014 тикшерелде.
- ↑ Депутат Госдумы: Путин не может остановиться, иначе его назовут слабаком : Новости УНИАН (25 April 2014). 3 май 2014 тикшерелде.
- ↑ Washington has evidence of Russia's readiness to supply new weapons to separatists in Ukraine, Kyiv Post (25 July 2014). «"We have evidence that Russia is firing artillery from within Russia to attack Ukrainian military positions"»
- ↑ Russians Yearning to Join Ukraine Battle Find Lots of Helping Hands, The New York Times (9 June 2014).
- ↑ 1 2 Pro-Russia rebels plead for troops as Ukrainian army advances, Toronto Star (3 August 2014).
- ↑ U.S. releases images it says show Russia has fired artillery over border into Ukraine, The Washington Post (27 July 2014).
- ↑ CNN, "Ukraine: Photos show undercover Russian troops", by Arwa Damon, Michael Pearson and Ed Payne, 22 April 2014.
- ↑ Luhansk border guards provide OSCE with evidence of shelling of Ukrainian territory from Russia. Kyiv Post (8 август 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2014.
- ↑ See[8][9][10][11][12][13][14]
- ↑ See[3][4][5][6][7][15]
- ↑ Russia Denies Smuggling Military Hardware into East Ukraine (21 July 2014).
- ↑ US releases satellite images 'proving' Russia is firing into Ukraine, RT (27 July 2014). 28 июль 2014 тикшерелде.
- ↑ Russian aid convoy into Ukraine called 'direct invasion', CNN (22 August 2014). 22 август 2014 тикшерелде.
- ↑ See[11][17][18][19]
- ↑ МВД Украины: задержан министр обороны «Донецкой народной республики» Игорь Какидзянов — Коммерсантъ, 7 МАЯ 2014
- ↑ Lenta.ru: Бывший СССР: Украина: Названа причина задержания «народного мэра» Славянска
- ↑ «Народный мэр» Славянска задержан ополченцами | РИА Новости
- ↑ Порошенко: на востоке Украины воюют российские офицеры. Русская служба Би-би-си (14 июль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июль 2014.
- ↑ 1 2 По данным ООН, число беженцев с Украины в Россию достигло 110 тысяч
- ↑ Госдеп США: Сообщения о многочисленных беженцах из Украины в Россию неверны
- ↑ Порошенко заявив, що учасники пікету під ВР не мають відношення до виборів 2014 елның 15 октябрь көнендә архивланган. // Преса України, 14.10.2014.
- ↑ Порошенко: зі Сходу прийшла війна // BBC Україна, 28.10.2014.
- ↑ 1 2 http://vesti.ua/strana/46250-turchinov-objavil-o-nachale-antiterroristicheskoj-operacii-na-jugo-vostoke-ukrainy
- ↑ http://www.mk.ru/politics/2014/05/01/opolchentsyi-shturmuyut-prokuraturu-v-donetske.html
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2014-03-05, retrieved 2014-07-26
- ↑ http://www.gazeta.ru/politics/news/2014/04/08/n_6067397.shtml
- ↑ http://lenta.ru/news/2014/04/11/donbass/
- ↑ Над городским советом Артёмовска митингующие установили флаг «Донецкой республики» | Alfa News, archived from the original on 2014-04-13, retrieved 2014-07-26
- ↑ На здании горсовета Краматорска водружён флаг Донецкой республики. // RT (12 апрель 2014).
- ↑ В Горловке захватили милицию и водрузили российский флаг
- ↑ В Харцызске митингующие захватили мэрию
- ↑ Частью Донецкой Народной Республики стали Ждановка и Кировское | KP.UA, archived from the original on 2014-04-19, retrieved 2014-07-26
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2014-07-14, retrieved 2014-07-26
- ↑ http://lb.ua/news/2014/04/15/263265_mvd_kramatorske_zhertv_net.html
- ↑ http://vesti.ua/donbass/47860-pod-rossijskie-flagi-v-kramatorske-pereshli-ot-7-do-12-boevyh-mashin
- ↑ http://www.pravda.com.ua/rus/news/2014/04/17/7022736/
- ↑ Новоазовск поднял флаг Донецкой республики
- ↑ В Северск приехали вооружённые сепаратисты на БМД, но город остался под контролем властей // УНИАН от 18 апреля 2014
- ↑ Над Старобешево подняли флаги Донецкой Народной Республики и объявили награду за Коломойского // KP.RU
- ↑ Ещё два города встали под знамя Донецкой Республики. glagol.in.ua (19 апрель 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июль 2014. Архивировано 6 октябрь 2014 года.
- ↑ В Красноармейске и Родинском сепаратисты штурмом захватили горотделы милиции - СМИ (рус.). TCH.ua (1 май 2014).
- ↑ http://lenta.ru/news/2014/04/28/lugansk/
- ↑ http://www.bfm.ru/news/256127
- ↑ http://slon.ru/fast/world/smi-soobshchili-o-zakhvate-gorsoveta-v-alchevske-1092952.xhtml
- ↑ http://www.unian.net/politics/911861-natsgvardiya-zablokirovala-vse-vyezdyi-v-slavyansk.html
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2014-05-15, retrieved 2014-07-26
- ↑ http://edition.cnn.com/2014/06/03/world/europe/ukraine-luhansk-building-attack/
- ↑ http://www.1tv.ru/news/world/260458
- ↑ http://vesti.ua/donbass/55685-pogranichniki-otbili-vooruzhennoe-napadenie-na-punkt-propuska-izvareno
- ↑ Украинские военные отбили атаку ополченцев на часть ВСУ
- ↑ СМИ сообщили о вторжении российских танков в Украину
- ↑ Ополченцы сообщили о бое с армией под Луганском
- ↑ На борту сбитого ополченцами Ил-76 погибло не менее 49 человек
- ↑ http://ria.ru/world/20140615/1012085405.html
- ↑ http://www.mk.ru/politics/2014/06/19/v-sele-yampol-doneckoy-oblasti-idet-boy-s-primeneniem-tankov.html
- ↑ http://rian.com.ua/analytics/20140624/353873368.html
- ↑ http://www.kp.ru/online/news/1775284/
- ↑ http://www.azatliq.org/content/4/25437353.html
- ↑ http://ria.ru/world/20140705/1014811926.html
- ↑ http://vesti.ua/donbass/59828-nad-artemovskom-podnjat-flag-ukrainy
- ↑ http://censor.net.ua/news/293343/pogranpunkt_chervonopartizansk_i_gorod_seversk_vzyaty_pod_kontrol_ukrainskoyi_armii
- ↑ http://www.mil.gov.ua/news/2014/07/11/vikonuyuchi-zavdannya-z-prikrittya-dilyanki-derzhavnogo-kordonu-v-luganskij-oblasti-zaginuli-vijskovosluzhbovczi-zbrojnih-sil-ukraini/
- ↑ Нацгвардия Украины: Ополченцы под Донецком перешли в наступление. Взгляд : деловая газета (16 июль 2014). — «Наступление ведётся со стороны Саур-могилы и Степановки (Донецкая область). Огонь по позициям украинских силовиков ведётся с миномётов, танков и ПТУР, – заявили в Нацгвардии.» Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июль 2014.
- ↑ Под Мариновкой не утихают бои, боевики обстреляли несколько блокпостов. Украинская правда (17 июль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июль 2014.
- ↑ Нацгвардия Украины сообщила о наступлении ополченцев в Донецкой области. ИТАР-ТАСС (16 июль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июль 2014.
- ↑ Возобновился бой у КПП «Мариновка» на юге Донбасса, есть погибшие. РИА Новости (17 июль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июль 2014.
- ↑ Возле границы с Россией бой. Украинская правда (16 июль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июль 2014.
- ↑ http://vesti.ua/donbass/62037-udarnye-sily-ukrainskih-vojsk-otoshli-ot-donecka
- ↑ http://lenta.ru/news/2014/07/22/leave/
- ↑ МВД Украины: вторжение России началось еще 24 августа
- ↑ http://vesti.ua/donbass/68415-v-minske-dogovorilis-ob-objavlenii-peremirija-na-donbasse-s-18-00
Тышкы сылтамалар
- «Хәрби маркер» проекты 2014 елның 21 август көнендә архивланган.
- Мәскәүнең яшерен сугышы: Үлгән, ялланган, язмышлары билгесез татар-башкортлар