Донецк

Донецк (рус. Донецк; 1924 елга кадәр — Юзовка, 1929 елга кадәр — Сталин, 1961 елга кадәр — Сталино) — Донецк Халык Республикасының көньяк-көнчыгышында республика әһәмиятендәге шәһәр, административ үзәге.

Донецк Халык Республикасы һәм Россия Федерациясе арасында 2022 елның 30 сентябрендәге Шартнамә ДХР территориясен, шул исәптән Донецк шәһәрен дә кертеп, Россия Федерациясе составындагы яңа субъект буларак билгели.[2]

Донецк Халык Республикасында күп татарлар яши. Донецк hәм Донецк Халык Республикасының үзәк мәчете — Әхәт Җәми.

undefined

География

Шәһәр Донбасс үзәгендә, Азак диңгезеннән 95 километр төньяктарак урнашкан. Шәһәр аша дүрт елга ага: Кальмиус, Бахмутка, Асмоловка һәм Черепашкина.

Донецктан эре шәһәрләргә кадәр ераклык (автоюллар буенча)
Россия байрагы Санкт-Петербург ~ 1776 км
Украина байрагы Киев ~ 730 км
Украина байрагы Полтава ~ 398 км
Россия байрагы Мәскәү 1023 км
Украина байрагы Харьков ~ 293 км
Россия байрагы Саратов ~ 910 км
Россия байрагы Луганск ~ 152 км
Польша байрагы Варшава ~ 1562 км
Бельгия байрагы Брюссель ~ 2814 км
Украина байрагы Илбау ~ 1176 км
Украина байрагы Днепр ~ 250 км
Җилләр розасы
Россия байрагы Красный Луч ~ 102 км
Россия байрагы Волгоград ~ 620 км
Румыния байрагы Бухарест ~ 1258 км
Украина байрагы Одесса ~ 730 км
Россия байрагы Симферополь ~ 547 км
Россия байрагы Мариуполь ~ 113 км Россия байрагы Ростов-на-Дону ~ 253 км
Россия байрагы Новороссийск ~ 648 км
Азәрбайҗан байрагы Бакы ~ 1544 км

Климат

Донецк климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 13,0 16,0 21,3 31,0 34,6 38,0 37,8 40,0 33,9 32,7 20,5 15,0 40,0
Уртача максимум, °C −1,3 −0,9 5,3 14,5 20,9 24,8 27,3 26,8 20,7 13,1 8,5 −0,3 13,3
Уртача температура, °C −4 −3,9 1,6 9,5 15,5 19,3 21,6 20,9 15,4 8,8 3,7 −2,8 8,8
Уртача минимум, °C −6,7 −7 −2,1 4,6 10,0 13,8 15,9 15,0 10,0 4,5 −1,1 −5,4 4,3
Абсолют минимум, °C −32,2 −31,1 −21 −10,6 −2,4 2,1 6,0 2,2 −6 −10 −22,2 −28,5 −32,2
Явым-төшем нормасы, мм 492

Тарих

Шәһәр уэльслы Джон Юз тарафыннан, металлургия заводы янындагы бистә буларак, Юзовка исеме белән барлыкка килә. 1917 елда Юзовкага шәһәр статусы бирелә.

1919-1925 елларда — губерна үзәге.

1924 елда шәһәр Сталино исеме белән атала, 1932 елдан өлкә үзәге булып тора. 1961 елда исеме Донецк итеп үзгәртелә.

Эчке бүленеш

Donetsk raions.png

Донецк 9 районга бүленә:

  1. Будённый районы
  2. Ворошилов районы
  3. Калинин районы
  4. Киев районы
  5. Киров районы
  6. Куйбышев районы
  7. Ленин районы
  8. Петров районы
  9. Пролетариат районы

 Татар матбугаты

1930-1939 елларда шәһәрдә татар телле «Donʙass eşcese» («Донбасс эшчесе») газеты нәшер ителә.

Шулай ук карагыз