Уракчы (Балык Бистәсе районы)
Уракчы (башка әйтелештә — Урахча) — Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районындагы торак пункт. Район үзәгеннән 21 км көнчыгыштарак Чошы елгасының уң кушылдыгы Күлгә суы буенда урнашкан. Халыкның төп шөгыле — игенчелек, терлекчелек. Урта мәктәп. Мәдәният йорты. Владимир чиркәве — 18 йөзнең 1 нче чиреге архитектурасы истәлеге.
Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3.
Тарих
Казан ханлыгы дәвереннән мәгълүм.
Демография
Халык саны — 1989 елда 375 кеше (урыслар — 52 %, татарлар — 46 %), 2000 елда 423 кеше иде.
Авыл җирендә туган танылган кешеләр
- Климент Сергеевич Русаков — Советлар Союзы Герое.
- Михаил Рыжов (1922—1988), Советлар Союзы Герое (1946).