Уфа мөселман зираты
Тарихы
Уфадагы мөселман зираты беренче тапкыр 1852 елда, Уфа зиратлары өчен җир бүлеп бирү уңаеннан, мөхәммәдиләр зираты буларак телгә алына дип фаразлана[1][2]. "Архив документларына ярашлы, 1892—1897 елларда зиратны шәһәр читенә күчерү максатында комиссия оештырыла, әмма аның борынгы булуын искә алып, зиратның урынын үзгәртмиләр. Шәһәр картларының таныклыгы буенча, — диелә "Уфа шәһәрендә раскольниклар һәм мөхәммәдиләр зиратларын төзекләндерү турында"гы эштә, — бу зират XIX гасырның 30 нчы елларыннан бирле гамәлдә"[3][2]. Зират Уфа шәһәре территориясендә, Агыйдел елгасы ярында урнашкан, «Алтай» һәм «Кече Ахтырская» урамнары белән чикләнгән.
Зиратны күчерү буенча комиссиянең 1894 елның 7 июнендәге йомгаклау докладында түбәндәгеләр әйтелә:
Мөхәммәдиләр зираты Степановның (Зорин) май эретү заводы артындагы калкулыкта урнашкан. Зиратның чикләре түбәндәгечә: көнчыгышта — Агыйдел елгасы агымы турысыннан «Нижегородка» бистәсенә таба, көньякта — Степановның май эретү заводы, көнбатышта — Агыйдел елгасы. Зиратның мәйданы — 5 816 сажин.
Җир катламы балчыклы, өлешчә ташлы. Җирлек көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба авышлыкка ия. Зират тирәли тирән булмаган канау казылган. Зираттан алып май эретү заводы почмагындагы торак бинага кадәрге иң кыска ераклык — 73 сажин, ә башка юнәлешләрдәге иң якын торак йортлар зираттан йөз сажиннан күпкә ераграк урнашкан.
Зиратка җир бүлеп бирү вакыты турында төгәл мәгълүматлар юк. Шәһәр картларының сүзләренчә, ул 60 елдан артык гамәлдә дип санала. Монда ел саен уртача 200 гә якын мәет җирләнә. Битләүләрдән һәм түбәнлекләрдән торган, зиратны уратып алган бу җирлек шәһәр төзелеше һәм халык урнашу өчен уңайлы түгел.
Мөхәммәдиләр (Мөселман) зираты озак вакыт буе табигать һәйкәле булып саналды — елгага караган битләүдә ташлы далага хас 30 дан артык үсемлек төре үсә. Алар арасында реликт һәм эндемик үсемлекләр дә бар: Урал эндемигы булган Себер камырлык үләне, сирәк очрый торган ярымкуак — соры терескен һәм башкалар[4][5]. Саклау статусы булуга карамастан, бүгенге көндә аларның күбесе юкка чыккан.
Зират җирлегендә «Гөфран» мәчете эшли.
Зиратта җирләнгән шәхесләр
- Заһир Исмәгыйлев (1917—2003) — башкорт композиторы;
- Рәми Гарипов (1932—1977) — башкорт шагыйре, тәрҗемәче һәм журналист, Башкортстанның халык шагыйре (1992), Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты (1988, вафатыннан соң). 1960 елдан — СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
- Мостай Кәрим (1919—2005) — Башкортстанның халык шагыйре.
- Кудашева Фәридә Яһүт кызы (1920—2010) — Башкортстанның һәм Татарстанның халык җырчысы.
- Таһир Кусыймов (1909—1986) — Советлар Союзы Герое.
- Габдрахман Рәсүлев (1889—1950) — башкорт дин әһеле.
- Әхнәф Ибраһим улы Харисов (1914—1977) — башкорт язучысы, тел һәм әдәбият белгече, филология фәннәре докторы (1972), профессор (1972), Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе.
Кызыклы фактлар
Зиратта үз чорының күренекле шәхесләре җирләнгән булу сәбәпле, 2012 елда аңа, Уфадагы Сергий зиратындагы кебек үк, тарихи-мемориаль статусы бирелә.
Фотогалерея
- ↑ ЦГИА РБ. Ф. 352. Оп. 1. Д. 248.
- ↑ 1 2 Уфимские кладбища (рус.). Генеалогия и архивы в Уфе. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 декабрь 2009. Архивировано 16 июнь 2012 года.
- ↑ Нигматуллина И. В. Старая Уфа. Историко-краеведческий очерк.- Уфа: Китап, 2004. — С. 78-79.
- ↑ Башкирия туристская. Башкирское книжное издательство, 1985
- ↑ Башкирия туристская (рус.). Скиталец (2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 декабрь 2009. Архивировано из оригинала 16 июнь 2012 года.