Учалы җәмигъ мәчете
Учалы җәмигъ мәчете Нур (баш. Учалы йәмиғ мәсете) — БР Учалы шәһәрендә урнашкан ислам мәдәни-белем бирү үзәге. 1994 елда ачылган. Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте карамагында.
Мәчет 2 катлы, катлаулы планлы. Манарасы (гөмбәзе белән бергә биеклеге — 27 м) бер ярыслы, мәчет бинасына терәтеп төзелгән, манара тирәли уратма балконы бар.
Мәчеттә 2 намаз залы; диварлары Коръән сүрәләре һәм орнаментлар белән бизәлгән.
Учалы җәмигъ мәчете каршында гарәп телен һәм ислам нигезләрен өйрәтү буенча балалар һәм олылар өчен курслар эшли. Мәчет шәһәрнең дини үзәге булып тора, анда мөхтәсибәт утырышлары, мөселман бәйрәмнәре үткәрелә.
Сылтамалар
- Учалы җәмигъ мәчете. 2016 елның 4 апрель көнендә архивланган. Башкорт энциклопедиясе. [рус.]