Флюра Булатова
Флюра Булатова, Флюра Әскар кызы Булатова-Аббате, итал. Abbate-Bulatova Flyura Askarovna, рус. Булатова-Аббате Флюра Аскаровна (09.09.1963) — совет һәм итальян спортчысы (өстәл теннисы), ССРБ атказанган спорт остасы (1982), Европа чемпионы (1982, 1985, 1988, 1980, 1984, 1988), ССРБ чемпионы (1982, 1983, 1985). Европа беренчелегенең бронза призы иясе (1982).
Тәрҗемәи хәле
Файл:Ф.Ә.Булатова 2.jpg
Ф.Ә. Булатова
1963 елның 9 сентябрендә Сәмәркандта туган. 1965 елда гаиләсе белән Ташкентка күчеп килә. Әти-әнисе Ташкентның 186 нчы мәктәбендә укыталар[2]. Ф. Булатова да әлеге мәктәпне, соңрак Россия физик тәрбия, спорт, яшьләр һәм туризм дәүләт университетын (рус. РГУФКСиТ) тәмамлаган[3].
Мәскәү «Спартагы» өчен чыгыш ясый. 1981 елда яшүсмерләр (кызлар) арасында Европа беренчелегендә җиңү яулый, ССРБның хатын-кызлар җыелмасына кабул ителә[4].
Спортта уңышлары
Халыкара дәрәҗәле спорт остасы, Европа беренчелегенең 6 мәртәбә җиңүчесе, дөнья беренчелегенең 2 мәртәбә бронза медале иясе (җыелма эчендә), ТОР-12 турнирының[5] 2 мәртәбә җиңүчесе, Европа Гран-приен яулаучы (1987), Европаның өстәл теннисы берлеге бәяләмәсе буенча: континетның беренче ракеткасы (1987/1988 елгы сезон).
Европа беренчелеге
ССРБ беренчелеге
ТОР-12 турниры
- 1985, 1988 турнир җиңүчесе
- 1988 Олимпия уеннары (Сеул) бишенче урын.
Тренеры – Станислав Гомозков (03.08.1948), атказанган спорт остасы.
Җыелмадан китүе
Үз теләге белән гариза язып, ССРБ җыелма командасыннан чыгаруларын сорый[6]
1994-1996 елларда Италия командасы өчен чыгыш ясый[7].
1997 елда тренеры С. Гомозковка (ru) кияүгә чыга, Италиядә яши. Ике улы: Александр, Дмитрий (Мәскәүдә яшиләр).
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Sports-Reference.com (ингл.)
- ↑ «Ташкент турында хатлар» сайтында
- ↑ РГУФКСиТ сайтында уку йортын тәмамлаучылар, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-11-03
- ↑ Е. Брицына. О чемпионах настольного тенниса. TTSPORT, 10.07.2007, archived from the original on 2015-01-11, retrieved 2015-11-03
- ↑ Европаның иң көчле 12 теннисчысы арасындагы турнир
- ↑ Ф.Г. Булатова
- ↑ «Спорт-экспресс», 02.08.1996