Фёдор Трофимов
Трофимов Федор Егорович (20 декабрь 1938 ел — 5 сентябрь 2009 ел) — рәссам. 1980 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2003)[1].
Тәрҗемәи хәле
Федор Егорович Трофимов 1938 елның 20 декабрендә Ырынбур өлкәсенең Константиново авылында туган.
1962 елда К. А. Савицкий исемендәге Пенза педагогия училищесының сәнгать бүлеген тәмамлый.
Уфа шәһәрендә яши һәм эшли, 2009 елның 5 сентябрендә шунда вафат була.
Рәссамның картиналары М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), Екатеринбург сынлы сәнгать музеенда, Хәрби Дан музеенда (Уфа), Эчке эшләр министрлыгы музеенда (Уфа), Күмертау шәһәренең картиналар галереясында (БР), Бөре шәһәренең картиналар галереясында саклана.
Эшләре
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2003).
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ УКАЗ Президента РБ от 14.08.2003 № УП-481 «О ПРИСВОЕНИИ ПОЧЕТНОГО ЗВАНИЯ „ЗАСЛУЖЕННЫЙ ХУДОЖНИК РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН“ ТРОФИМОВУ Ф. Е.», archived from the original on 2015-04-02, retrieved 2021-07-29
- ↑ Трофимов Федор Егорович, archived from the original on 2011-12-23, retrieved 2021-07-29