Фәнил Күзбәков
Күзбәков Фәнил Тимерҗан улы (2 декабрь 1952 ел) — башкорт тарихчысы, шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче һәм галим-педагог. Профессор (2007), тарих фәннәре кандидаты (1983), филология фәннәре докторы (2001). Башкортстанның һәм Россия Федерациясеның Журналистар һәм Язучылар союзлары әгъзасы. Шәһит Ходайбирдин исемендәге бүләк лауреаты (2017).
Тәрҗемәи хәле
Фәнил Тимерҗан улы Күзбәков 1952 елның 2 декабрендә Башкорт АССРның (хәзер Башкортстан) Мәләвез районы Әбет авылында күп балалы гаиләдә туган: ул сигез бала арасында алтынчысы була. Төньяк флотта хезмәт итә, олы матрос. 1979 елда Урал дәүләт университетының (Екатеринбург) журналистика факультетын белем ала. Санкт-Петербургта аспирантурада укый, докторантура үтә. «Тарих фәннәре кандидаты» һәм «филология фәннәре докторы» гыйльми дәрәҗәләренә ия.
«Тормыш кануннары» (Уфа, 2007) шигъриятле җыентыгында шәҗәрәсе басма.
1983 елдан — Башкорт дәүләт университеты укытучысы, бер вакытта: 1994-1996 еллар — Башкортстан Президенты Аппаратында баш белгеч. 2005-2009 еллар Башкортстан мәгариф үстерү институты ректоры. 2009 елдан — Башкорт дәүләт университеты укытучысы, бер вакытта «Агыйдел» журналының шигърият бүлеген дә җитәкли.
Гыйльми хезмәтләре
Фәнил Күзбәков өч йөз чамасы фәнни, фәнни-популяр хезмәт, шулай ук Башкортстан мәдәнияте буенча студентлар һәм мәктәп укучылары өчен әсбаплар авторы.
Шигьриятле җыентыклары
- Чабышкы: Шигырлар. — Уфа: Китап, 1993. — 34 бит.
- Өмет шәмдәлләре: Шигырлар. — Уфа: Китап, 1996. — 144 бит.
- Моң: Шигырлар. — Уфа: Китап, 2002.
- Тормыш кануннары: Шигырлар. — Уфа: Китап, 2007. — 264 бит.
Чыганаклар
- Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанные и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1
- Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.