Фәнис Зыялы

Фәнис Зыялы - шагыйрь. 1975 елның 14 октяберендә ТАССРның Арча районындагы Өчиле авылында туган. Арча педучилищесында бер ел укыганнан соң, 1993 елда Төркиягә укырга китә. Бер ел Измир каласында төрек телен өйрәнеп, Конья шәһәрендәге Сельчук университетына укырга керә. Анда хокук факультетында белем ала. Шул ук уку йортында аспирантура бетерә. Анталья шәһәрендә адвокат булып эшли. Шәһәрдә яшәгән татарлары туплау буенча, балаларга татар теле курсын ачуда, Анталияда Сабан туе бәйрәмен уздыруда эш алып бара.