Фәридә Корбангалиева
..
Фәридә Рәшит кызы Корбангалиева (1979 елның 27 августы, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — татар журналисты, Татарстан телерадиокомпаниясе (1998—2007), Россия-1 телеканалында «Вести» тапшыруы (2007—2014), Азатлык радиосы (Радио Свобода, Прага) (2018 елдан) алып баручысы.
Тәрҗемәи хәле
Фәридә Корбангалиев 1979 елның 27 августында Казанда татар гаиләсендә туа. 2001 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. 1998—2007 елларда «Татарстан» телерадиокомпаниясендә башта корреспондент, аннан махсус корреспондент булып эшли. «День взаймы» тапшыруын алып барган.
2007 елның 10 апреленнән «Россия» телеканалының Идел буенда үз хәбәрчесе[1]. 2007—2014 елларда Россия-1 телеканалында «Вести» тапшыруы алып бара. 7 май 2007 елның июленә кадәр Михаил Антонов белән бергә кичке чыгарылышны[2], 2008 елның сентябреннән 2014 елның октябренә кадәр көндезге чыгарылышны алып барган.
2014 елда телетапшырулар алып баручы Максим Шәрәфетдинов белән бергә, Беренче бөтендөнья сугышында татар солдатларының катнашуына багышланган, «Незаметные герои Неизвестной войны» фильмында (авторы һәм режиссеры Денис Красильников) алып баручы булып чыгыш ясый[3].
2015 елда «Война непрощённых» фильмында фильмында алып баручы буларак катнаша. 2016 елда ире белән бергә кардиохирург Ринат Акчуринның юбилеена багышланган «Близко к сердцу» документаль фильмы чыгара[4].
2018 елдан Прагада Азатлык радиосы (Радио Свобода) алып баручысы[5].
2024 елның 19 июнендә Росфинмониторинг Фәридә Корбангалиеваны террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертә[6].
2024 елның 28 июнендә Россия Юстиция министрлыгы Корбангалиеваны чит ил агентлары реестрына кертү турында карар кабул итә[7].
Җинаять эше
2024 елның 20 июнендә Россия Эчке эшләр министрлыгы Айгөл Корбангалиеваны террорчылыкны аклау эше буенча эзләүгә игълан итә[10]. 2024 елның маенда интернеттагы видеохостингларның берсендә урнаштырылган видеоязма кысаларында тикшерү үткәрелә[11]. Әлеге тикшерү нәтиҗәсендә 26 июньдә Корбангалиеваны читтән торып кулга алу таләбе куела. 2025 елның 30 маенда Мәскәү прокуратурасы бер төркем кешеләр тарафыннан кылынган террорчылыкны халык алдында аклау һәм пропагандалау турындагы җинаять эше буенча Корбангалиевага карата гаепләүне раслый[12].
2024 елның 9 октябрендә Фәридә Корбангалиева Россия армиясе турындагы дөрес булмаган мәгълүматлар (фейклар) тарату сәбәпле халыкара эзләүгә игълан ителә[13].
2025 елның февралендә Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы Чехиядән Корбангалиеваны экстрадицияләүне таләп итә[14].
2025 елның февралендә Фәридә Корбангалиеваның Роскомнадзорга карата Мәскәү судына дәгъва бирүе мәгълүм була, әмма аның таләпләренең төгәл асылы һәм нигезләре әле дә ачыкланмаган, рәсми мәгълүматлар күрсәтелмәгән. Бу гамәл Корбангалиеваның үз хокукларын яклау һәм дәүләт органнары эшчәнлегенә карата каршылыклы позициясен чагылдырырга мөмкин[15].
2025 елның 18 июлендә Икенче Көнбатыш округ хәрби судында дәүләт гаепләве Корбангалиевага карата сигез елга читтән торып ирегеннән мәхрүм ителүне сораган дип хәбәр ителә[16].
Бүләкләр
- «День взаймы» тапшырулар циклы өчен «Ел дебюты» номинациясендә Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең «Бәллүр каләм» премиясе (2001);
- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы дипломы (2007 ел) — Татарстан Республикасында әдәбият һәм сәнгать елын уздыруда нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен[17][18];
- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты (2010 елның 31 марты) — Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе эшчәнлеген яктыртуда актив катнашканы өчен[19].
Искәрмәләр
- ↑ Корпункт РТР в Поволжье возглавила тележурналист Фарида Курбангалеева
- ↑ «Наш человек на телеканале „Россия“». Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июль 2010. Архивировано из оригинала 1 апрель 2009 года.
- ↑ Интернет-презентация фильма «Незаметные герои Неизвестной войны» – на сайте ИА «Татар-информ», Татар-информ (2014-08-26). 19 сентябрь 2014 тикшерелде.
- ↑ На федеральном канале покажут фильм о Ринате Акчурине, Татар-Информ (2016-10-20). 28 октябрь 2016 тикшерелде.
- ↑ Текст от 3 мая 2018 года.
- ↑ Влас Северин. Казанскую журналистку Фариду Курбангалееву включили в список экстремистов. Коммерсант-Казань (20 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июнь 2024.
- ↑ О реестре иностранных агентов. Министерство юстиции Российской Федерации (28 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июнь 2024.
- ↑ Программа «Вести»: Замуж с первого взгляда
- ↑ Телеканал «Мама». Свежий воздух. Мои первые шаги. Youtube (с 84-й секунды) (15 ноябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2019.
- ↑ Наталия Анисимова. Экс-ведущую «России-1» Курбангалееву объявили в розыск. РБК (20 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июнь 2024.
- ↑ Следствие потребовало заочно арестовать телеведущую Курбангалееву. РБК (26 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июнь 2024.
- ↑ Прокуратура направила в суд дело экс-телеведущей Курбангалеевой. РИА Новости (30 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 май 2025.
- ↑ Курбангалееву* объявили в международный розыск за фейки о российской армии (2024-10-09). 9 октябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Генпрокуратура потребовала экстрадировать из Чехии экс-ведущую «Вестей» (2025-02-11). 11 февраль 2025 тикшерелде.
- ↑ Экс-ведущая «России 1» Курбангалеева подала в суд на Роскомнадзор (2025-02-21). 21 февраль 2025 тикшерелде.
- ↑ Прокурор просит на 8 лет лишить заочно свободы журналистку Курбангалееву (2025-07-18). 18 июль 2025 тикшерелде.
- ↑ История Общероссийского государственного канала «Культура»
- ↑ В Казани наградили журналистов, освещающих события культурной жизни Татарстана(үле сылтама) [недоступная ссылка]
- ↑ Распоряжение Правительства РФ от 31.03.2010 N 470-р "О поощрении Правительством Российской Федерации". Деловой портал News-City. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2012.