Фәхри Әсгать
Әсгать Йосыф улы Фәхретдинов (әдәби тәхәллүсе — Фәхри Әсгать, рус. Асгат Юсупович Фахрутдинов; 13 октябрь 1901, Иске Алпар, Әлки районы — 25 сентябрь 1926, Казан) — татар язучысы, прозаик.
Тәрҗемәи хәле
Фәхри Әсгать 1901 елның 13 октябрендә Казан губернасының Спас өязе (хәзерге Татарстанның Әлки районы), Алпар (Иске Алпар) авылында туа[1].
Башлангыч белемне авыл мәктәбендә ала. 12 яшендә Казанга килеп, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә (1913–1917). Инкыйлабтан соң, 1917 ел—1921 елларда, укуын Чистай шәһәрендә педагогика һәм авыл хуҗалыгы техникумында, аннан соң Казан авыл хуҗалыгы институтында дәвам итә[2]. Институтның ике курсын тәмамлагач, үпкә авыруы көчәю сәбәпле, ул укуын ташларга мәҗбүр була. Нәтиҗәдә, Фәхри Әсгать иҗат эше белән генә шөгыльләнә һәм Казан дәүләт университеты каршындагы әдәбият түгәрәген җитәкли.
Фәхри Әсгать 1926 елның 25 сентябрендә авырудан вафат була[3], Казанда җирләнгән.
Иҗаты
Беренче хикәяләре һәм нәсерләре 1919—1920 елларда «Кызыл яшьләр» газетасы һәм «Безнең юл» журналы битләрендә басыла.
Автор исән чагында аның «Тормыш кочагында» исемле беренче җыентыгы (1925) чыга. «Сүзләрдән чәчәкләр» җыентыгы язучы вафатыннан соң, 1927 елда нәшер ителә Беренче хезмәтенә — тугыз, икенчесенә унсигез хикәя һәм нәсер кертелгән.
Фәхри Әсгатьнең иҗатында язучылык таланты, образлы фикер йөртүе, сюжет кору осталыгы, үткен күзәтүчәнлеге, теленең халыкчан булуы ачык чагыла.
Библиография
- Тормыш кочагында: хикәяләр. — Казан, 1925.
- Сүзләрдән чәчәкләр: хикәяләр. — Казан, 1927.
- Сайланма әсәрләр. — Казан: Татгосиздат, 1951. — 132 б.
- Сүзләрдән чәчәкләр: нәсерләр, хикәяләр. — Казан: Татар. китап. нәшр., 1977. — 127 б.
Искәрмәләр
- ↑ Фәхри Әсгать. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ Фахри Асгат (рус.). Слава-Дан Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.
- ↑ Писатели-юбиляры Республики Татарстан 2021 года / Центральная библиотека. kitap.tatar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.
Әдәбият
- Гыйззәтуллин Р. Фәхри Әсгать // Совет әдәбияты. — 1961. — № 12.
- Шәйхин А. Сүзләрдән чәчәкләр ясаучы Фәхри Әсгать // Татарстан. — 2024. — № 7. — Б. 66–69.
Сылтамалар
- Фәхри Әсгать — «Татар энциклопедиясе» (Tatarica).
- Фәхри Әсгать — Matbugat.ru.