Хелм
Хелм (рус. Холм, пол. Chełm, укр. Холм) — Польшаның Люблин воеводалыгының составына керүче шәһәр.
Халык саны — 66 362 кеше (2011).[1]
География
Тарих
Файл:Chelm old.jpg
Холм, XX гасыр башы
XIII гасыр башында Даниил Галицкий тарафыннан Галич-Волын кенәзлеге хакиме резиденциясе буларак нигезләнгән.
XIV гасырда Польша составына күчә. 1392 елдан шәһәр статусын йөртә.
1795—1809 елларда — Австрия составында, 1815 елда — Россия империясе составында; 1912—1917 елларда — Холм губернасы үзәге. 1918 елда Польша составына күчә.
1940 елның 8 октябрендә алман гаскәрләре шәһәрне басып алалар; 1944 елның 22 июльдә Кызыл армия гаскәре тарафыннан азат ителә.