Хәкимов Равил Гыйният улы
Равил Гыйният улы Хәкимов (рус. Хакимов Равиль Гиниятович; 1927 елның 15 июле, Ясаклы Барыш, Апас районы, Татарстан АССР) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, лейтенант[2]; полковник[3].
Тормыш юлы
Равил Хәкимов Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының Апас районы Ясаклы Барыш авылында туа.
Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлагач, күмәк хуҗалыкның 6 айлык хисапчылар курсына укырга керә. 1942 елның декабреннән 1944 елга кадәр хисапчы булып эшли.
1944 елның 30 ноябрендә[3] Апас районы хәрби комиссариаты[4] тарафыннан Совет Армиясенең эчке гаскәрләр бүлекчәсенә алына, 1947 елга кадәр хезмәт итә (Балтыйк буе, Белоруссия, Көнбатыш Украина фронтлары).
Сугыштан соңгы тормышы
1947 елда Владикавказ шәһәрендә урнашкан хәрби училищега укырга керә[5]. 1951 елда уку йортын тәмамлагач, 1967 елга кадәр Саратов, Пенза, Брянск шәһәрләрендә хезмәт итә. 1967 елда Казанга күчерелә, Казан гарнизонында һәм танк училищесында сәяси хезмәткәр булып хезмәт итә, 1977 елда пенсиягә чыга.
Татарстан Республикасы ветераннар берлегенең социаль-хокукый эш бүлеге башлыгы[6].
Бүләкләре
- «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале (Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм 1941—1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш керткәне өчен)[7].
- Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2016 елның 3 марты; хезмәттә ирешкән уңышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен)[6].
- Казанның мактаулы гражданины (Казан шәһәре думасының 2025 елның 20 февралендәге 16-36 санлы карары)[8].
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (республикада физик тәрбияне һәм спортны үстерүгә аерым өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен)[9].
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры (06.04.1985)[10].
- Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты (2018 ел)[11].
Искәрмәләр
- ↑ Историко-литературная программа «Сталинград — перелом войне»
- ↑ Хакимов Равиля Гениятович (рус.). «Память народа» — государственная информационная система. pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2025.
- ↑ 1 2 Хакимов Равиль Гиниятович (рус.). Музейный комплекс «Дорога Памяти». 1418museum.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2025. [Тикшерелгән 13 апрель 2025]
- ↑ Хакимов Равиль Гиниятович (рус.). «Память народа» — государственная информационная система. pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2025. [Тикшерелгән 13 апрель 2025]
- ↑ Историко-литературная программа «Сталинград — перелом войне» (рус.). Общественный проект Приволжского федерального округа «Герои Отечества». героипфо.рф (8 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2025. [Тикшерелгән 13 апрель 2025]
- ↑ 1 2 Хакимов Равиль Гиниятович (рус.). ru.nagrady.by (8 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2025. [Тикшерелгән 13 апрель 2025]
- ↑ Татарстан Республикасы Рәисе 2023 елның 2 маендагы 275 нче санлы указы (PDF). rais.tatarstan.ru (3 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2025. [Тикшерелгән 9 апрель 2025]
- ↑ Казанның Мактаулы гражданнары. kzn.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2025. [Тикшерелгән 13 апрель 2025]
- ↑ Признание заслуг 04.05.2023 (рус.). Общественно-политическая газета «Республика Татарстан». rt-online.ru (4 май 2023). [Тикшерелгән 14 апрель 2025]
- ↑ Хакимов Равиль Гиниятович.Орден Отечественной войны II степени (рус.). «Память народа» — государственная информационная система. pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2025. [Тикшерелгән 13 апрель 2025]
- ↑ Список поощренных Благодарственным письмом Председателя Государственного Совета (рус.). Государственный Совет Республики Татарстан. gossov.tatarstan.ru. [Тикшерелгән 14 апрель 2025]