Хәниф Габдрахманов
Хәниф Хаҗигали улы Габдрахманов (рус. Ханиф Хазигалеевич Абдрахманов) (1925 елның 25 декабрендә, Үрнәк, Башкорт АССР — 1999 елның 25 апрелендә, Уфа, Башкортостан) – Бөек Ватан сугышында катнашучы, Дан орденының тулы кавалеры (28.6.1944, 12.4.1945, 27.2.1958), капитан.
Тәрҗемәи хәл
Хәниф Абдрахманов Башкорт АССРның Әлшәй районында урнашкан Үрнәк авылында 1925 елда крестьяннар гаиләсендә туган. Татар.
1943 елның февраленнән Кызыл Армиядә.
Бөек Ватан сугышында сержант, орудие командиры, Польшаның Гданьск шәһәре янында барган бәрелешләрдә батырлык күрсәтә.
Чыганаклар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Хәниф Габдрахманов