Чулпан Билалова
Билалова Чулпан Билал кызы (16 март 1965, Борай районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — рәссам, дизайнер һәм педагог. 2000 елдан Россия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының Шәйехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (2000). Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы[1].
Тәрҗемәи хәле
Билалова Чулпан Билал кызы Башкорт АССРының Борай районы Борай авылында 1965 елның 16 мартында туган. Башкортстан Республикасының төрле шәһәрләрендә яшәгәннәр. Каникул чорында ата-анасы Чулпанны һәм башка балаларын чиратлап Хәйбулла районының Әбүбәкер авылында яшәгән Мөслимә әбисенә һәм Борайдагы туганнарына җибәрә торган булган.
Мәләвез шәһәренең 1 нче урта мәктәбен тәмамлаган.
1982—1987 елларда Уфа шәһәрендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының (хәзер — Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты) нәфис графика факультетында укый.
Хезмәт юлы
1987—1990 елларда Дүртөйле шәһәренең 5 нче урта мәктәбендә рәсем һәм сызым укытучысы булып эшли.
1990—1999 елларда Уфаның 2 нче педагогия колледжында сынлы сәнгать, рәсем, композиция һәм сызым геометриясе укытучысы булып эшли[2].
1999 елда «Акбузат» республика балалар һәм яшүсмерләр журналының бүлек мөдире була (Уфа).
1999—2007 елларда «Акбузат» республика балалар һәм яшүсмерләр журналының җаваплы секретаре була (Уфа).
2007—2015 елларда Мәскәү шәһәрендәге «АРС Коммьюникейшн» ивент-компаниясенең иҗади бүлеге арт-директоры була.
2016 елдан ирекле рәссам. Төрле стильләрдә һәм жанрларда эшли.
Чулпанның «Урал моңнары» альбомы тамашачы сөюен яулаган. 2018 ел ахырында Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган Бөтенроссия сынлы сәнгать конкурсында катнашучылар әсәрләренең гала-күргәзмәсендә «Станковая живопись» номинациясе дипломы белән бүләкләнә.
Чулпан Билал кызы Нидерландның Геффен шәһәрендәге студиядә эшләгән[3]. Гаиләсе белән Мәскәү шәһәрендә яши. Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә очрашулар уздыра.
2022 елда ул яшь шагыйрь Ямил Сәйдәлиевнең «Алые зори моего Баймака…» җыентыгын сәнгатьчә бизәгән[4].
2026 елда Башкортстан балалар бакчалары өчен әзерләнгән «Тере һүҙ» башкорт телен өйрәнү әсбабындагы ун сюжетлы рәсемне иҗат иткән[5].
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Башкортстан Республикасының Шәйехзада Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты (2000)[6];
- I Алабуга үзенчәлекле сурәт биенналесының махсус дипломы (Татарстан, 2017);
- «Матбугат көзгесендә отышлы милли проектлар» конкурсы чикләрендә «Матбугат — 2007», «Матбугат — 2008» һәм «Матбугатның алтын фонды» XIV һәм XV халыкара һөнәри күргәзмәләр дипломы (Мәскәү, Бөтенроссия күргәзмәләр үзәге; 2017—2018);
- «Станковая живопись» номинациясе лауреаты дипломы; М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музееның рәхмәт хаты (Уфа, 2018);
- Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы[1].
Рәссам катнашкан әһәмиятле күргәзмәләр
1995 елдан — шәхси, шәһәр, республика, шул исәптән махсус (графика; китап графикасы), төбәк, бөтенроссия, чит ил, халыкара махсус (китап графикасы; арт-симпозиумнар, арт-фестивальләр) һәм төркем, шул исәптән чит ил күргәзмәләрендә катнаша.
2022 елда Алабугада «Собирающая камушки» күргәзмәсендә аның 54 рәсем һәм графика әсәре тәкъдим ителгән[7].
2024 елның июлендә Борай районында узган IV Бөтенроссия «Танып-Су. Семейное русло» этноарт-симпозиумының кураторы була[1].
2025 елның октябрендә Мәскәүдәге Россия халыклары йортында «На теплой земле» шәхси күргәзмәсе оештырыла[8]. Шул ук елда аның Мостай Кәримгә багышланган портреты «Герои Большой Страны: память о Великой Победе» Мәскәү күргәзмәсенә кертелә[9]. 2026 елның июнендә шул ук портрет Мәскәүдәге Россия Иҗтимагый палатасында «Мой герой Великой Отечественной войны» бөтенроссия проекты күргәзмәсендә күрсәтелә[10].
Сылтамалар
- Художник, педагог. Чулпан Билалованың сайты.
- В Уфе на выставке Чулпан Билаловой впервые представлены привезённые из Голландии полотна. Башинформ, 23 июля 2015.
- Чулпан Билалова: я словно пуповиной связана с Башкирией... Электрогазета.
- Чулпан Билалова: «Художник — зеркало, которое отражает внешнее и внутреннее».
- ССРБ Югары Советының 1985 елгы Указы(үле сылтама).
- ↑ 1 2 3 В Бураевском районе прошел IV Всероссийский этно-арт симпозиум «Танып-Су» (рус.). Республиканский центр народного творчества Республики Башкортостан (13 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ Йылғамдың нурҙары тама: Борай менән Хәйбулла — ижади илһам сығанағы (башк.). Бөтә донъя башҡорттары ҡоролтайы. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ Чулпан Билалова (рус.). The Beauty QUEEN (29 май 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ В Уфе состоялась презентация книги трагически погибшего 17-летнего поэта Ямиля Сайдалиева (рус.). Башинформ (23 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ Яңы әсбап тел өйрәтә! (башк.). Аҡбуҙат (5 август 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ «Акбузат» — друг малышей (рус.). Башинформ (22 октябрь 2003). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ Выставка «Собирающая камушки» (рус.). Культура.РФ. Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы (2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ «На теплой земле»: в столице проходит персональная выставка картин заслуженной художницы Республики Башкортостан (рус.). Ассамблея народов России (23 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ Портрет Мустая Карима представлен на выставке «Герои Большой Страны» в Москве (рус.). Мостай Кәрим исемендәге фонд (14 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ Портрет Мустая Карима показали на всероссийских выставках в Москве (рус.). Башинформ (17 июнь 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.