Шәрифулла Сәгъдуллин

Шәрифулла Сәгъдулла улы Сәгъдуллин (1930 елның 29 июле2001) — совет авыл хуҗалыгы хезмәткәре, тракторчы[1]. Социалистик Хезмәт Герое (1976).

Тәрҗемәи хәле

Шәрифулла Сәгъдуллин 1932 елның 29 июлендә Татарстан АССРның Арча районы Үгез-Елга авылында (башка мәгълүматлар буенча — Шушмабаш авылында[2]) туа. Бөек Ватан сугышы елларында ук эшли башлый, Смоленск янында әтисе вафатыннан соң гаиләдә туендыручы була. «Шушмабаш» колхозы басуында атта җир сөреп, тырмалап эшли.

Совет Армиясендә хезмәт иткәннән соң туган ягына кайта һәм тракторда эшен дәвам итә. 1957—1959 елларда Казакъстан ССРның Күкчәтау өлкәсендә чирәм җирләрне күтәрә. Татарстан АССРына тәҗрибәле механизатор булып кайта, 1956 елдан туган «Северный» совхозы кырларында эшли. 1967 елдан Сәгъдуллин Арча районының «Ватан» совхозында эшли. Җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә — 1980—1985 елларда Татарстан АССР Югары Советы депутаты була[3]. 1982 елда Мәскәүдә узган ССРБ профсоюзларының XVII cъездында делегат буларак катнаша.

Лаеклы ялга чыккач та, Шәрифулла Сәгъдуллин тракторда эшен дәвам итә.

2001 елда вафат була. Шушмабаш авылының бер урамына аның исеме бирелә, 2016 елның май аенда Шушмабаш мәктәбендә Сәгъдуллин истәлегенә мемориаль такта куела[4].

Бүләкләр

ССРБ Югары Шурасы Президиумы Указы белән 1976 елның мартында Шәрифулла Сәгъдуллин Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале белән Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә (дәүләткә игенчелек азыкларын җитештерүне һәм сатуны арттыру буенча IX бишьеллык (1971—1975 еллар) биремнәрен үтәүдә күрсәткән хезмәт батырлыгы өчен);

Шулай ук икенче Ленин ордены (1971) һәм медальләр белән бүләкләнә, алар арасында «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале дә бар.

Сылтамалар