Эдита Пьеха
Эдита Пьеха, Эдита Станислав кызы Пьеха (рус. Эди́та Станисла́вовна Пье́ха, пол. Edyta Piecha, фр. Édith-Marie Pierha, 1937 елның 31 июле, Франция, О-де-Франс төбәге, Па-де-Кале департаменты, Ланс округы, Арн кантоны, Нуайе́ль-су-Ланс) — совет һәм РФ эстрада җырчысы, ССРБ халык артисты (1988). 1968 елдан ССРБ ватандашы.
Тәрҗемәи хәле
1937 елның 31 июлендә Франциянең О-де-Франс төбәге Па-де-Кале департаменты Ланс округы Арн кантоны Нуайе́ль-су-Ланс коммунасында поляк гаиләсендә туган. 1946 елда әнисе һәм үги әтисе белән Польшага кайта. Валбжих шәһәрендә педагогия лицеен тәмамлый. ССРБда укырга юллама белән, 1955 елда А. А. Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетына укырга керә (1964 елда читтән торып тәмамлый). Ленинград дәүләт консерваториясе студентлары ансамбле җитәкчесе Александр Броневицкий Эдитаны ансамбльгә чакыра. 1956 елны каршылаган төндә, консерваториядә поляк композиторы Владислав Шпилманның «Autobus czerwony» (тат. Кызыл автобус) җырын «бис»ка дүрт мәртәбә башкарып, шәһәр күләмендә танылу ала, ансамбльның солисткасына әйләнә. 1956 елдан ансамбль «Дружба» исемен ала, 1957 елдан Ленконцертның һөнәри төркеме булып исәпләнә. «Дружба» ансамбле белән Польша, Чехословакия, Алмания, Финляндия, Маҗарстан, Австрия, Куба, Гондурас, Боливия, Перу, Франция, Монголия, АКШ, Әфганстанда чыгышлар ясый.
20 ел әлеге ансамбльдә җырлаганнан соң, 1976 елда ире А. Броневицкий белән аерылыша, ансамбльдән китә һәм үзенә аерым төркем төзи (сәнгать җитәкчесе Григорий Клеймиц).
2015 елда телевидениедән җырчының тормышына һәм иҗатына нигезләнеп төшерелгән «Рожденная звездой» (тат. Йолдыз булып туган) нәфис фильмы күрсәтелә.
Дискография
Сайланган альбомнар
- 1964 — Эдита Пьеха
- 1965 — Эдита Пьеха
- 1967 — Поет Эдита Пьеха
- 1970 — Эдита Пьеха поет песни Александра Броневицкого
- 1974 — Поет Эдита Пьеха
- 1974 — Эдита Пьеха
- 1980 — Эдита Пьеха
- 1981 — Ни дня без песни
- 1983 — Улыбнитесь, люди
- 1986 — Почувствуй, догадайся, позови
- 1987 — Моим друзьям
- 1988 — Возвращайся к началу
- 1994 — Я вас люблю
- 1995 — Пьеха , Знакомая и Незнакомая
- 2000 — Приди, любовь, приди
- 2000 — Никогда любить не поздно
- 2006 — Золотая Коллекция "Ретро
- 2011 — Будем петь
Гаиләсе
Беренче ире (1956 — 1976 елларда) — композитор Александр Броневицкий (1931 — 1988). Кызлары артистка Илона Броневицкая (1961). Оныгы җырчы Стас Пьеха (Герулис, 1980).
Икенче ире (1976 — 1983 елларда) — йөгерешче Геннадий Шестаков (1944 — 1994).
Өченче ире (1994 — 2006 елларда) — РФ президенты администрациясе аналитик үзәге хезмәткәре Владимир Поляков (1938 — 2009).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1969 — РСФСР атказанган артисты
- 1976 — РСФСР халык артисты
- 1980 — Халыклар Дуслыгы ордены
- 1987 — Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- 1988 — ССРБ халык артисты
- 1997 — IV дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
- 2007 — III дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
- Хезмәтләр өчен Алтын Хач (Польша)
- 2013 — Дуслык ордены (РФ)
- 2017 — II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
Әдәбият
- Июль аенда кабынган йолдызлар. Эдита Пьеха. «Сөембикә», 2017 ел, июль, 63нче бит.
Сылтамалар
- http://edyta.ru/ 2018 елның 30 июнь көнендә архивланган. Рәсми сайты
- Edita Pekha. IMDb