Эмиль Галимов
Эмиль Габделнур улы Галимов (1992 елның 9 мае) — Россия хоккейчысы (һөҗүмче). Кыйтга хоккей лигасының (КХЛ) СКА клубы уенчысы. КХЛның бакыр призчысы (2014). Ансел Галимовның энесе.
Тәрҗемәи хәле
Эмиль Галимов 1992 елның 9 маенда Түбән Камада туа. Түбән Кама «Нефтехимик» мәктәбендә тәрбияләнүче. Аның беренче тренерлары — Альберт Файдехан улы Миннекаев һәм Борис Владимирович Шамарин[1]. 2009/2010 сезоныннан Яшьләр хоккей лигасында (ЯХЛ) «Нефтехимик»ның «Реактор» фарм-клубы өчен, ә 2010/2011 сезоныннан КХЛда «Нефтехимик» өчен чыгыш ясый. Лигада беренче алкасын Мәскәү өлкәсенең «Атлант» командасы капкасына кертә[2].
2010 елда 18 яшьтән өлкәнрәк булмаган уенчылар өчен дөнья чемпионатында Россиянең яшьүсмерләр җыелма командасы өчен чыгыш ясый.
2011 елның 1 ноябрендә Ярославльнең «Локомотив» клубына күчә. Анда декабрь аенда Югары хоккей лигасында (ЮХЛ) чыгыш ясый башлый. Ноябрьдә аның «Локо» яшьләр клубы өчен чыгыш ясый.
2013 елның апрель башында «Салават Юлаев»ның имгәнгән һөҗүмчесе Никита Филатов урынына Еврохоккей Челленджга һәм 2013 елгы дөнья чемпионатына әзерлек өчен Россия җыелма командасына чакырыла[3].
2019 елда Эмиль Галимов Казанның «Ак барс» клубына[4], ә 2020 елның маенда Санкт-Петербургның «СКА» клубына күчә[5]. 2020 елның 26 октябрендә «Авангард» капкасына хет-трик ясый (5:2)[6].
Искәрмәләр
- ↑ Первый из GAP (рус.). elitniy.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2021.
- ↑ Женился в Казани, готовит эчпочмаки: кто такой Эмиль Галимов? (рус.). ak-bars.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2021.
- ↑ Галимов заменит Филатова в сборной России (рус.). Sports.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2021.
- ↑ Женился в Казани, готовит эчпочмаки: кто такой Эмиль Галимов?
- ↑ Эмиль Галимов перешёл в СКА
- ↑ СКА победил «Авангард», у Галимова — хет-трик. Спорт-Экспресс (26 октябрь 2020).