Юрий Борисов
Юрий Иванович Борисов (рус. Юрий Иванович Борисов; 31 декабрь 1956, Вышни-Волочок, Тверь өлкәсе) — Россия Федерациясенең дәүләт эшлеклесе, 2025 елның 19 маеннан Архангельск өлкәсеннән Федерация Советы сенаторы[1]. 2022 елның 15 июленнән 2025 елның 6 февраленә кадәр «Роскосмос» дәүләт корпорациясе генераль директоры[2][3]. 2025 елның 18 февраленнән космос өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Президентының махсус вәкиле[4][5].
Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары (2008–2011), Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министры урынбасары, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең оборона-сәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча урынбасары (2018–2022)[6].
Тәрҗемәи хәле
Юрий Борисов 1956 елның 31 декабрендә Вышни-Волочокта туа. 1974 елда Калинин Суворов хәрби училищесын, 1978 елда Пушкин һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре радиоэлектроника югары училищесын тәмамлый.
1978 елдан Юрий Борисов Совет Социалистик Республикалар Берлеге Кораллы Көчләре сафларында офицер вазифаларында хезмәт итә. М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының хисаплау математикасы һәм кибернетика факультетына укырга керә, уку йортын 1985 елда тәмамлый.
1991 елга кадәр ССРБ Оборона министрлыгы карамагындагы Каунас авиаремонт заводында баш инженер булып эшли.
1998 елда Юрий Борисов Россия Федерациясе Кораллы Көчләреннән запаска китә һәм «"Модуль" фәнни-техник үзәге» ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры вазифасына билгеләнә (авионика, сурәтләрне танып белү комплекслары һәм интеграль схемалар эшләү).
2004 елның июлендә Борисов Сәнәгать буенча федераль агентлыкның Радиоэлектрон сәнәгате һәм идарә системалары идарәсе башлыгы, 2007 елның октябреннән агентлык җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкара.
2008 елның 2 июлендә Юрий Борисов Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары итеп билгеләнә. Бу вазифада радиоэлектрониканы үстерү буенча программаны контрольдә тоту белән шөгыльләнә һәм ГЛОНАСС иярчен системасын эшләүгә һәм кертүгә ярдәм итә.
Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 15 ноябрендәге указы нигезендә Юрий Борисов Россия Федерациясе оборона министры урынбасары вазифасына билгеләнә[7]. Вазифада Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Хәрби-техник тәэмин ителеше һәм хәрби-техник сәясәте, кораллануны, хәрби һәм махсус техниканы булдыру, куллануны тәэмин итү һәм модернизацияләү өчен җавап бирә[8].
2013 елның 5 июненнән Бәйсез Дәүләтләр Берлеге дәүләтләре оборона министрлары советы карамагындагы Хәрби-техник комитет рәисе булып тора[9].
2013 елның 7 октябрендә Юрий Борисовка Россия Федерациясенең 1 класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе чины бирелә[10]. Техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә ия була.
«Уралвагонзавод» һәм «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» ачык акционерлык җәмгыятьләренең директорлар советына керә.
2018 елның 7 маенда хәрби-сәнәгать комплексын үстерү мәсьәләләре буенча эшләүче Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары вазифасына тәкъдим ителә. Вазифага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2018 елның 18 маендагы указы нигезендә билгеләнә[11]. Бер үк вакытта, 2018 елның октябреннән 2022 елның августына кадәр, Россия Федерациясе Хөкүмәте карамагындагы Авиация коллегиясе рәисе.
2022 елдан Канада һәм Украина санкцияләре исемлегенә кертелә[12].
Роскосмос башлыгы
2022 елның 15 июлендә Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә Борисов «Роскосмос» космик эшчәнлек буенча дәүләт корпорациясенең генераль директоры итеп билгеләнә, Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры вазифасыннан азат ителә[13].
2024 елның җәендә Юрий Борисов 10 июльдә Кытайга уртак ай проекты буенча фикер алышырга очачагын белдерә, март аенда Борисов Мәскәү һәм Пекинның айга атом-төш энергия җайланмасын меңгерү мөмкинлеген каравын сөйли. «Роскосмос» башлыгы сүзләренчә, меңгерү 2030 елда роботлаштырылган техник чаралар ярдәмендә башкарыла[14].
2025 елның 6 февралендә Юрий Борисов «Роскосмос» космик эшчәнлек буенча дәүләт корпорациясе генераль директоры вазифасыннан азат ителә. Вазифага Дмитрий Баканов билгеләнә[3]. Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Юрий Борисовның «Роскосмос» башлыгы вазифасыннан азат ителүе дәүләт корпорациясе үсеше өчен ротация белән бәйле, «Юрий Борисовка бернинди дәгъвалар юк», дип ачыклык кертә[15].
Алдагы эшчәнлеге
2025 елның 18 февралендә Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә Юрий Борисов Президентның космос өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча махсус вәкиле вазифасына билгеләнә[4][5].
2025 елның 19 маенда Архангельск өлкәсе губернаторы Александр Цыбульский тәкъдиме белән Борисов төбәктән Федерация Советы сенаторы вазифасына куела[16].
Керемнәре
2020 елда декларацияләнгән керем суммасы — 19 064 235,79, хатыны 200 405,63 сум эшләгән[17].
Шәхси тормышы
Өйләнгән, ике улы бар.
Бүләкләре
- 2018 елның 5 июлендә Владимир Путин ябык указ белән Юрий Борисовка Россия Герое исемен бирүе турында хәбәрләр барлыкка килә[18]; Кремльдә бу хәбәрне шәрехләүдән баш тарталар[19].
- IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены.
- Александр Невский ордены (2018)[20].
- Почёт ордены (2014).
- III дәрәҗә «Cовет Социалистик Республикалар Беpᴫеᴦе Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены.
- Корал һәм хәрби техника ясау өлкәсендә (2015 елның 8 мае) Россия Федерациясенең Советлар Союзы маршалы Г. К. Жуков исемендәге дәүләт премиясе (2015 елның 8 мае; Россия Федерациясе оборона сәләтен ныгытуга ярдәм итә торган 955 "Борей " проектының төп атом су асты крейсерын эшләгәне һәм булдырганы өчен)[21].
- ССРБ медальләре.
- Россия Федерациясе медальләре.
- Халыклар дуслыгы ордены (бүләкне 2024 елда Белоруссия Президенты тапшыра; космик эшчәнлек өлкәсендәге зур казанышлары, фәнни тикшеренүләргә, югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә, халыкара хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткән өчен)[22].
Искәрмәләр
- ↑ Экс-главу "Роскосмоса" Борисова назначили сенатором Совфеда (2025-05-20). 20 май 2025 тикшерелде.
- ↑ Юрий Борисов назначен генеральным директором госкорпорации «Роскосмос». Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июль 2022. Архивировано 15 июль 2022 года.
- ↑ 1 2 Юрия Борисова уволили с поста гендиректора «Роскосмоса». 6 февраль 2025 тикшерелде.
- ↑ 1 2 Борисов стал представителем Путина по космосу вместо космонавта Крикалева (2025-02-18). 18 февраль 2025 тикшерелде.
- ↑ 1 2 Указ Президента Российской Федерации от 18.02.2025 № 82 ∙ Официальное опубликование правовых актов (рус.). publication.pravo.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2025.
- ↑ Правительство РФ подало в отставку. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 гыйнвар 2020. Архивировано 15 гыйнвар 2020 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 15.11.2012 г. № 1544 «О заместителе Министра обороны Российской Федерации». Kremlin.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 июнь 2015.
- ↑ За что отвечает Юрий Борисов. Газета «Коммерсантъ» № 98 (10 июнь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 июнь 2015.
- ↑ Михаил Севастьянов. Итоги 64-го заседания Совета министров обороны СНГ. Интернет-портал СНГ. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 июнь 2015.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 07.10.2013 г. № 770 «О присвоении классных чинов государственной гражданской службы Российской Федерации и классных чинов юстиции федеральным государственным гражданским служащим». Kremlin.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 июнь 2015.
- ↑ Битва за Украину главу российской «оборонки» вышибла из вице-премьеров. Кремль отправляет Юрия Борисова в отставку Архивная копия от 13 июль 2022 на Wayback Machine // Свободная пресса, 13 июля 2022
- ↑ Канада расширит санкционные списки и запретит экспорт в РФ химикатов для производства электроники (рус.). Коммерсантъ (24 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2023. Архивировано 7 май 2023 года.
- ↑ Официальный сайт президента России, 15 июля 2022. Юрий Борисов назначен генеральным директором госкорпорации «Роскосмос»
- ↑ Глава «Роскосмоса» обсудит в Китае размещение энергоустановки на Луне. 3 июль 2024 тикшерелде.
- ↑ В Кремле объяснили увольнение главы «Роскосмоса». 6 февраль 2025 тикшерелде.
- ↑ Бывший глава «Роскосмоса» может стать сенатором - Газета.Ru | Новости (2025-05-20). 20 май 2025 тикшерелде.
- ↑ Сведения о доходах, расходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера, представленные членами Правительства Российской Федерации за отчетный финансовый год с 1 января 2020 г. по 31 декабря 2020 г. (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2022. Архивировано 5 гыйнвар 2022 года.
- ↑ «Ъ»: Владимир Путин закрытым указом присвоил Сергею Кириенко звание Героя России
- ↑ Кремль не комментирует сообщения о званиях Героя России для Кириенко и Борисова. ТАСС (5 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июль 2018.
- ↑ Ю. И. Борисов Архивная копия от 10 май 2018 на Wayback Machine на сайте МО РФ
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 08.05.2015 г. № 237 «О присуждении Государственной премии Российской Федерации имени Маршала Советского Союза Г. К. Жукова в 2015 году». Kremlin.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 июнь 2015.
- ↑ Лукашенко удостоил наград и Благодарности Президента участников и организаторов космического полета. belta.by (11 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2024.
Сылтамалар
- Борисов Юрий Иванович. Правительство Российской Федерации. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2018.
- Борисов Юрий Иванович. Министерство обороны Российской Федерации. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 июнь 2015.
- Борисов Юрий Иванович. Энциклопедия РИА ФедералПресс. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 июнь 2015.
- Борисов Юрий Иванович — Персоны российской металлургии и экономики. ИИС «Металлоснабжение и сбыт». Мөрәҗәгать итү датасы: 12 июнь 2015.