1932 елның сентябрендә Мәскәүгә кайткач, Ю. Б. Румер Мәскәү дәүләт университетының теоретик физика кафедрасы доценты була, ә 1933 елның гыйнварында профессор вазифасын били. Румерны Э. Шредингер һәм Л. И. Мандельштам тәкъдим итәләр; 1933 елның 5 августында Л. Мандельштам, И. Тамм һәм Б. Гессен шулай билгелиләр:
МДУ профессоры Ю. Б. Румер җитәкчелегендә башкалар белән беррәттән соңрак билгеле галимнәр булып киткән М. В. Волькенштейн, И. В. Кузнецов, М. А. Ковнер үзләренең диплом эшләрен башкаралар.
Ю. Б. Румер башта квант химиясе өлкәсендә эшләвен дәвам итә, 1935 елдан радиоактивлык һәм ядро физикасы өлкәсендә тикшеренүләргә күчә; 1935-1938 елларда СССР Фәннәр академиясенең Физика институтында гыйльми хезмәткәр булып эшли, Мәскәү университеты профессоры булып кала.
1938 елның апрелендә Мәскәүдә Арбатта Ю. Б. Румер үзенең туган көнен билгеләр өчен дуслары белән юлга чыкканда «халык дошманы Ландауның булышчысы буларак» кулга алына. Аның белән бергә Л. Д. Ландау һәм М. А. Корец Сталинга каршы листовка авторлары буларак кулга алыналар. Омск каласы янындагы Куломзино бистәсендә урнашкан ЦКБ-29 га эшкә җибәрелә; самолетларда флаттер һәм шимми белән бәйле исәпләүләр белән шөгыльләнә. 1946 елда Таганрогка күчерелә, Р. Л. Бартини төркемендә эшли, ул яңа транспорт самолетын эшләү проекты белән җитәкчелек иткән була. Төрмә срогын тулысынча үтә[6].
Шул чакта гамәлдә булган указга ярашлы, 58-нче статья буенча хөкем ителгәннәр тагын да биш ел «хокуктан мәхрүм итүгә» дучар ителәләр, Румер Енисейскига сөргенгә җибәрелә. 1948 елдан 1950 елга кадәр Ю. B. Румер Енисейск укытучылар институтында (соңрак Лесосибир педагогия институты дип үзгәртелә) физика-математика кафедрасы профессоры булып эшли. 1950 елда Новосибирск каласына күчеп килә, анда ике ел дәвамында, очраклы акча эшләп, очын очка ялгап яши, чөнки сөргендәге кеше буларак югары уку йортларына һәм гыйльми учреждениеләргә эшкә алудан баш тарталар. 1953 елда сөрген срогы тәмамланганнан соң СССР Фәннәр академиясенең Көнбатыш Себер бүлекчәсенә өлкән гыйльми хезмәткәр вазифасына эшкә алына.
Новосибирск педагогия институтында укыта. 1953 елдан 1957 елга кадәр Ю. Б. Румер — Новосибирскида СССР Фәннәр академиясенең Көнбатыш Себер бүлекчәсенең техник физика кафедрасы мөдире. 1957 елда СССР Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсенең радиофизика һәм электроника институты директоры итеп тәгаенләнә, ул Новосибирскида беренче физика институты була. 1964 елда институт ярымүткәргечле физика институты белән берләштерелә. Ю. B. Румер күпмедер вакыт Математика институтында, ә аннары СССР Фәннәр академиясенең Ядро физикасы институтында (1967 елдан — сектор җитәкчесе) эшли.
Күп еллар дәвамында Ю. Б. Румер бердәм кыр теориясен төзүгә үз карашын җентекләп эшли. Йомгак ясап, бишоптика буенча берничә эш әзерли, аларда электромагнит кыры, аралык-вакыт үлчәмен бишкә чаклы киңәйтеп, гомуми чагыштырмалылык теориясе схемасына кертелә. 1949-1959 елларда Эксперименталь һәм Теоретик Физика журналында оптика буенча 10 хезмәт бастырып чыгара, шулай ук алынган теоретик нәтиҗәләрне гомумиләштереп монография бастыра. Әмма бу хезмәтләре физик берләшмәдә, шул исәптән Румерның якын дусты Л. Д. Ландауда да кызыксыну уятмый.
Новосибирск дәүләт университетында 20 ел чамасы педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә. 1972 елда лаеклы ялга чыга.
Румер Ю. Б., Фет А. И. Теория унитарной симметрии. — М.: Наука, 1970.
Румер Ю. Б., Фет А. И. Теория групп и квантованные поля. — М.: Наука, 1977.
Ландау Л. Д., Румер Ю. Б. Что такое теория относительности. 3-е, доп. — М.: Сов. Россия,1975.
Румер Ю. Б., Фет А. И.. Группа Spin(4) и таблица Менделеева ТМФ, 1971, 9:2. — С.203—210.
Дмитриев В. Ф., Румер Ю. Б. Алгебра O(2,1) и атом водорода ТМФ, 1970, 5:2, С.276—280.
Румер Ю. Б. Оптико-механическая аналогия // УМН, 8:6(58). — 1953. — С.55—69.
Румер Ю. Б. Исследования по 5-оптике. — Гос. изд-во технико-теорет. лит-ры, 1956.
Румер Ю. Б., Рывкин М. Ш. Термодинамика, статистическая физика и кинетика. — 2-е изд., испр. и доп. — Новосибирск: Изд-во Носиб. ун-та, 2000. — 608 с. — ISBN 5-7615-0383-2.
Совместно с В. Л. Покровским Замечания к теореме Паули о связи спина со статистикой. — ЖЭТФ, 1956. — Т.31. — № 2(8). — С.578—580.
Quantenchemie mehratomiger Molekule. — Nachrichten von der Ges. der Wiss. Zu Gottingen. Math.-Phys. Klasse, 1930, № 3, s.277—284. (zusammen mit W.Heitler).
Quantentheorie der chemischen Bindung fur mehratomige Molekule. — Z. Phys., 1931, Bd. 68, s.12—41 (zusammen mit W.Heitler).
Eine fur die Valenztheorie geeignete Basis der binaren Vektorinvarianten. Nachrichten von der Ges. der Wiss. Zu Gottingen. Math.-Phys. Klasse, 1932, № 5, s.498—504. (zusammen mit E. Teller, H. Well).
Zur Theorie der Shinvalenz. Nachrichten von der Ges. der Wiss. Zu Gottingen. Math.-Phys. Klasse, 1932, № 4, s.337—341.[7]
Абрикосов А. А. Академик Л. Д. Ландау: Краткая биография и обзор научных работ. — М.: Наука, 1965.
Кемоклидзе М. П. Квантовый возраст. — М: Наука, 1989.
Конопельченко Б., Паташинский А., Рютова М. Квантовый возраст. [К восьмидесятилетию со дня рождения Ю. Б. Румера.] // За науку в Сибири. — 1981. — 23 апреля.
Ливанова А. М., Л. Д. Ландау. — М.: Знание, 1978.
Ливанова А. М. Физики о физиках. — М.: Молодая гвардия, 1968.
Юрий Борисович Румер. К восьмидесятилетию со дня рождения. Л. М. Барков, В. Н. Байер, А. И. Вайнштейн, Я. С. Дербенёв, В. Г. Зелевинский, С. Г. Попов, Д. Д. Рютов, В. А. Сидоров, А. Н. Скринский, И. Б. Хриплович, Б. В. Чириков. // За науку в Сибири. — 1981. — 23 апреля.
Пархомовский Я. «Война, шарага, рассказы Румера…» // Наука и жизнь. — 1991. — № 6.
Рютова-Кемоклидзе М. П. «Приезжайте, Эйнштейн Вас примет…» // «Сибирские огни». — 1989. — № 1-2.
Шмутцер Э. Теория относительности: Современное представление. Путь к единству физики. — М.: Мир, 1981.
The Born-Einstein letters: Correspondence between Albert Einstein and Max and Hedwig Born from 1916 to 1955 with commentaries by Max Воrn.- L.: Mac-Millan, 1971.
M. Ryutova-Kemoklidze The quantum generation.: Springer, 1995.
People and things (Yurii Borisovich Rumer). — CERN courier. — 1981. — V. 21. — № 5. — P. 210.