Яков Дамский

Яков Владимирович Дамский (24 апрель 1934, Витебск29 июль 2009, Мәскәү) — СССР һәм Россия шахматчысы, шахмат журналисты, СССРның спорт остасы, халыкара арбитр[1][2][3].

Тормыш юлы

1934 елның 24 апрелендә Витебск шәһәрендә туган[1][2]. 1941 елда гаиләсе белән Казанга эвакуацияләнә[4], биредә 1951 елда урта мәктәпне тәмамлый. 1951—1956 елларда Казан дәүләт университетының филология факультетында укый[4]. Университетны тәмамлап, күпмедер вакыт «Меховщик» газетасында редактор булып эшли, аннары ун елга якын «Татарстан комсомолы» газетасында хәбәрче һәм бүлек мөдире вазифаларын башкара[2][4].

1965 елда өйләнә (хатыны — Галина Мартьяновна Коршун, никахта — Дамская) һәм Мәскәүгә күченә, «Московский комсомолец» газетасында  [рус.] хәбәрче булып эшли[2]. Икееллык курсларны тәмамлагач, 1967 елдан Үзәк телевидение һәм Бөтенсоюз радиосында спорт комментаторы булып эшли[3]. 1980 нче еллар азагында «Время» программасында махсус шахмат комментаторы була. Дөнья чемпионы Михаил Таль белән автордашлыкта китап яза[5]. Дөнья чемпионы Борис Спасский турындагы әдәби хезмәте басыла[5]. Дөньяның 14 нче чемпионы Владимир Крамник  [рус.] белән дә дус була, шулай ук автордашлыкта китап язалар[6].

Гомеренең соңгы елларында «Маяк» радиостанциясенең (анда «Спорт дулкынында» тапшыруын алып бара), «Спорт» радиосы һәм телевидение программаларының шахмат комментаторы, «Советский спорт» газетасының күзәтүчесе булып эшли[3].

2009 елның 29 июлендә инсульттан вафат була, Мәскәүнең Ваганьково зиратында җирләнгән[1][7].

Шахмат карьерасы һәм хөкемдарлык эшчәнлеге

Шахмат уйнарга алтынчы сыйныфта өйрәнә[3]. 1949 елда беренче разряд ала[7]. 1955 елда РСФСР команда беренчелегендә мастерлыкка кандидат нормасын үти.

1954 һәм 1958 елларда Казан чемпионы, 1961 елда Татарстан чемпионы булып таныла[1][3].

1963 елда сигез спорт остасы һәм Идел буеның алты иң көчле мастерлыкка кандидаты катнашкан Казан шахмат клубының ачык чемпионатында ул беренче — өченче урыннарны бүлешә һәм спорт остасы исемен алу өчен норманы үти[1]. Бөтенсоюз физик культура комплексының 1963 елгы Казандагы ярышында ул 7 мөмкинлектән 5,5 очко җыеп, осталык нормасын башкара[8].

Дамский өч тапкыр РСФСР беренчелегенең ярымфиналларында катнаша[5]. РСФСРның матч очрашуларында һәм команда ярышларында чыгыш ясап, Татарстан данын яклый. 1954 елда «Наука» ирекле спорт җәмгыятенең Үзәк советы беренчелегендә, берничә танылган шахматчыны узып, алтынчы урынны яулый. 1966 елда Мәскәү беренчелегенең ярымфиналында өченче урынны ала[5]. Мәскәү журналистлары чемпионатында 1967 һәм 1969 елларда — беренче, ә 1970 елда икенче урынны ала[5].

Дамский халыкара арбитр исеменә ия була, Россиядә һәм чит илләрдә зур турнирларда хөкемдарлык итә[2][5].

Бүләкләре

  • «Алтын микрофон» журналист призы (радиожурналистика өлкәсендә; 2007)[3];
  • «Алтын каләм» («Ел короле») призы («Советский спорт» газетасыннан; 2008)[3].

Хәтер

  • 2017 елда Мәскәүдәге Журналистлар йортында Яков Дамский һәм аның тормыш иптәше Галинага багышланган искә алу кичә уздырыла[6];
  • 2024 елда, Яков Дамскийның тууына 90 ел тулу уңаеннан, Россия ГПНТБ Үзәк шахмат культурасы һәм информатика үзәгендә (ЦШКИ ГПНТБ России) «Призвание — журналист!» исемле әдәбият күргәзмәсе оештырыла. Күргәзмәдә Дамскийның үз китаплары, шулай ук аңа багышланган материаллар урын ала[9].

Китаплары

  • Дамский Я. В., Таль М. Н. В огонь атаки. — Москва: Физкультура и спорт, 1978. — 304 с. — (Выдающиеся шахматисты мира).
  • Дамский Я. В. Контратака. — Москва: Физкультура и спорт, 1979. — 64 с. — (Библиотечка шахматиста).
  • Дамский Я. В. Рашид Нежметдинов. — Москва: Физкультура и спорт, 1987. — 176 с.
  • Дамский Я. В. Взаимодействие тяжёлых фигур. — Москва: Физкультура и спорт, 1988. — 161 с. — (Библиотечка шахматиста). — ISBN 5-278-00071-6.
  • Дамский Я. В. Последний шанс. — Москва: Физкультура и спорт, 1990. — 208 с. — (Библиотечка шахматиста). — ISBN 5-278-00273-5.
  • Дамский Я. В. Век шахмат, заново пережитый автором, с которым, наверняка, не все согласятся…. — Москва: Терра-спорт, 2000. — 309 с. — ISBN 5-93127-105-8.
  • Дамский Я. В., Шипов С. Ю. Последняя интрига века : Каспаров — Крамник, Лондон 2000. — Москва: Элекс-КМ : Стайер-компани, 2000. — 150 с. — ISBN 5-93815-008-6.
  • Дамский Я. В., Крамник В. Б. Прорыв. — Москва: Наука/Интерпериодика, 2000. — 320 с. — (Мир шахмат). — ISBN 5-7846-0032-X.
  • Дамский Я. В. По законам красоты. — Москва: РИПОЛ Классик, 2002. — 382 с. — (Искусство шахмат). — ISBN 5-7905-1352-2.
  • Дамский Я. В. Король Борис Десятый. — Москва: РИПОЛ Классик, 2004. — 405 с. — (Великие шахматисты мира). — ISBN 5-7905-3106-7.
  • Дамский Я. В. Рекорды в шахматах. — Москва: РИПОЛ Классик, 2004. — 542 с. — (Искусство шахмат). — ISBN 5-7905-3016-8.
  • Дамский Я. В., Таль М. Н. Компоненты успеха. — Москва: РИПОЛ Классик, 2005. — 511 с. — (Искусство шахмат). — ISBN 5-7905-3427-9.
  • Дамский Я. В., Таль М. Н. На алтарь Каиссы. — Москва: РИПОЛ Классик, 2006. — 473 с. — (Великие шахматисты мира). — ISBN 5-7905-4758-3.
  • Дамский Я. В., Полугаевский Л. А. The Art of Defence in Chess. — London: Everyman Chess, 2000.
Инглиз телендәге басмалар
  • The Art of Defence in Chess (Л. Полугаевский белән авторлыкта);
  • Attack with Mikhail Tal (М. Таль белән авторлыкта);
  • Kramnik: My Life and Games (В. Крамник белән авторлыкта);
  • The Batsford Book of Chess Records;
  • Chess Brilliancy;
  • Heavy Pieces in Action;
  • The Life and Games of Mikhail Tal (М. Таль белән авторлыкта).

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 Скончался патриарх шахматной журналистики Яков Дамский. Татцентр.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026. Архивировано 27 апрель 2026 года.
  2. 1 2 3 4 5 Умер Яков Дамский. Чемпионат.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026. Архивировано 27 апрель 2026 года.
  3. 1 2 3 4 5 6 7 Яков Владимирович Дамский (24.04.1934-29.07.2009). ruchess.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026. Архивировано 27 апрель 2026 года.
  4. 1 2 3 Памяти Якова Дамского. Спорт день за днём. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026. Архивировано 27 апрель 2026 года.
  5. 1 2 3 4 5 6 Яков Дамский и «Век шахмат». newsisra.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026. Архивировано 27 апрель 2026 года.
  6. 1 2 Дом без Дамского. Год назад не стало шахматного гуру, нашего обозревателя Якова Дамского. Советский спорт. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026. Архивировано 27 апрель 2026 года.
  7. 1 2 Дамский Яков Владимирович. Храм Воскресения Словущего на Ваганьковском кладбище. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026. Архивировано 27 апрель 2026 года.
  8. История шахмат в Татарии - часть 2. tat-chess.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026. Архивировано 27 апрель 2026 года.
  9. Выставка «Призвание – журналист!» ЦШКИ ГПНТБ России. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026. Архивировано 27 апрель 2026 года.

Әдәбият

  • Шахматы: энциклопедический словарь / гл. ред. А. Е. Карпов. — Москва: Советская энциклопедия, 1990. — С. 100. — 621 с. — ISBN 5-85270-005-3.

Сылтамалар