Ярмөхәммәт Кадыйрмәтов
Ярмөхммәт Кадырмәтов ( — ) — Пугачев гаскәре полковниге, Ишбулды авылыннан. 1773 елдан Каранай Моратов белән бергә Каракүл һәм Сарапул вулысларына һөҗүм итүдә катнашкан, 1773/1774 еллар кышында Минзәләне камап торуда катнашуы ихтимал. 1774 елның июнендә Бөре тирәсендә, июль-сентябрь айларында Нократта, Буй елгасының түбән агымында хәрәкәт иткән. 1774 елның 4 сентябрендә Салавт Юлаев белән бергә Иванай авылы тирәсендәге бәрелештә катнашкан. Сентябрь азагында гаебен танып Казан секрет комиссиясенә килгән.