Кызылъяр (Яшел Үзән районы)
Кызылъяр (шулай ук Атлашкино буларак билгеле) — Татарстан Республикасының Яшел Үзән районындагы авыл.
Идел елгасының сул ярында, Сумка елгасының уң ярында урнашкан.
2002 елгы исәп буенча халык саны — 617 кеше. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 423892.
Тарих
1920-елларда нигезләнгән.
Риваять
Атлашкино авылының килеп чыгышы турындагы риваять: XVIII гасырның беренче яртыларында Атлашкин фамиялияле кеше гади көтүче булган һәм мари авылларының берсендә көтү көткән. Берьюлы Себергә тоткыннарны куып барганнар. Саклап озатып баручылар тоткыннарны азга гына ял итәргә Атлашкин көтүеннән ерак түгел генә бер урында туктатканнар. Көтүче янына тоткыннарның берсе якынлаша да аннан бераз гына икмәк сорый. Көтүче аның белән икмәге һәм үзендә булган ашамлыгы белән бүлешә. Рәхмәт буларак тоткын аңа үз серен ача.
Аның сере шундый була: чынлыкта ул бай кеше була һәм аның качырып куйган хәзинәсе була. Тоткын хәзинәне ничек табып булу турында сөйли. Аннары алар тоткын кире кайткан очракта көтүче хәзинәнең яртысын аңа бирәчәк дип килешәләр.
көз җитә, көтүче күмелгән хәзинәне эзләргә чыга. Берзаман ул хәзинәне табуга ирешә. Язга ул үз авылына кире әйләнеп кайта.
Җир һәм крестьяннар сатып алып, көтүче үзенә утар төзетә һәм авылны үз исеме белән “Атлашкино” дип атый.
Демография
Климат
| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -10.5 °C | -10.6 °C | -5.5 °C | 4.9 °C | 13.5 °C | 18.4 °C | 20.4 °C | 17.9 °C | 12.2 °C | 4.5 °C | -4.4 °C | -9.7 °C | 4.3 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[2]
Шәхесләр
- Әбрәк Әюпов (1936—2020), авиация генерал-полковнигы, техник фәннәр докторы.
- Венера Якупова (1959), журналист, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1995).
Искәрмәләр
Чыганаклар
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.