Җәнах
Җәнах (гарәп. جناح җәнах — «канат»[1]; Аккош ε, ε Cyg) — Аккош йолдызлыгының яктырыш буенча өченче йолдыз. Бу +2,48 йолдызча зурлыктагы йолдыз.
Физик хасиятләр
Җәнах — K0 III спектр сыйныфылы зур йолдыз, аның массасы 2 Кояшныкына тигез. Ул Кояштан 62 тапкыр яктырак һәм Кояш системасыннан якынча 73 яктылык елы ераклыкта урнашкан.