Җәүдәт Мостаев

Җәүдәт Әхәт улы Мостаев (баш. Йәүҙәт Әхәт улы Мостаев; рус. Явдат Ахатович Муста́ев; 3 сентябрь 1920, Стәрлетамак, Стәрлетамак өязе, Уфа губернасы, Россия империясе18 сентябрь 1999, Уфа, Башкортстан, Россия) — Совет тау инженеры. Техник фәннәр докторы (1984). Башкорт АССРның атказанган нефтьчесе (1974), СССРның мактаулы нефтьчесе (1980). Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучы.

Тормыш юлы

Җәүдәт Әхәт улы Мостаев 1920 елның 3 сентябрендә Башкорт АССР-ның Стәрлетамак шәһәрендә туа.

Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша, 53 укчылар дивизиясенең 565 аерым элемтә ротасы бүлекчәсе белән җитәкчелек итә[1].

1951 елда Уфа нефть институтын тәмамлый.

1951 елдан «Ишембайнефть» нефть промыселы идарәсендә өлкән инженер, аннары промыселлар мөдире вазыйфасында эшли. Шулай ук Ишембай нефть техникумында укыта[2].

1960–1990 елларда БашНИПИнефть предприятиесе хезмәткәре була:

  • 1960 елдан — өлкән инженер;
  • 1965 елдан — лаборатория мөдире;
  • 1983 елдан — сектор мөдире;
  • 1986 елдан — баш фәнни хезмәткәр.

1999 елның 18 сентябрендә Уфада вафат була.

Фәнни эшчәнлеге

Мостаевның фәнни-җитештерү эшчәнлеге катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыруның термик методларын эшләү һәм гамәлгә кертү, шулай ук аларны Арлан һәм Ишембай нефть ятмалыкларында куллануның нәтиҗәлелеген өйрәнү белән бәйле. Ул 100-гә якын фәнни хезмәт һәм бер уйлап табу авторы[2].

Басылган фәнни хезмәтләре

  • Мустаев Я. А. Электропрогрев призабойной зоны пласта скважин. — Уфа, 1965.
  • Мустаев Я. А. Применение тепловых методов в добыче нефти. — Уфа: Башкнигоиздат, 1967. — 94 с.[3]
  • Мустаев Я. А., Бикбаев И. М., Кубагушев Н. Г., Филончев А. И. Временное руководство по ускоренной методике гидродинамических исследований скважин. — Уфа: БашНИПИнефть, 1973. — 18 с.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. Мустаев Явдат Ахатович, Орден Славы III степени :: Документ о награде. Подвиг народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2017. Архивировано 14 апрель 2010 года.
  2. 1 2 Мустаев Явдат Ахатович. Башкирская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2024.
  3. Применение тепловых методов в добыче нефти. Российская государственная библиотека. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 май 2014. Архивировано 3 февраль 2015 года.
  4. Документ о награждении. Подвиг народа.
  5. Указ Президиума ВС Башкирской АССР от 24.04.1985 «О награждении медалью «Ветеран труда» трудящихся Советского района города Уфы»

Сылтамалар