Җәүдәт Сөнәгатуллин

Җәүдәт Омурзак улы Сөнәгатуллин (баш. Сөнәғәтуллин Йәүҙәт Оморҙаҡ улы; 12 июнь 1924, Учалы районы24 сентябрь 2007, Уфа) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, 933 укчылар полкы (254 укчылар дивизиясе , 52 армия, Воронеж фронты) сугышчысы, Советлар Союзы Герое (1944).

Тормыш юлы

1924 елның 12 июнендә БАССРның Тамъян-Катай кантоны (хәзерге Башкортстанның Учалы районы), Имангол авылында туган. Милләте — башкорт.

Сигезле сыйныф белем ала. 1940–1942 елларда Учалы районының «Коммунар» колхозында эшли.

1942 елда Учалы районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына. 1943 елның маеннан алып Бөек Ватан сугышының Воронеж, II Украина һәм II Белоруссия фронтларында хезмәт итә.

Воронеж фронтына караган 52 армиянең 254 укчылар дивизиясе составындагы 933 укчылар полкының штаб начальнигы элемтәчесе була. 1943 елның 2 октябрендә Украина ССРның Черкассы өлкәсендәге Крещатик авылы янында Днепр елгасын кичкәндә күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

1946 елда демобилизацияләнә. 1946–1949 елларда К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтында белем ала. Учалы районы эчке эшләр бүлегендә паспортчы булып эшли. Милиция майоры дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыга. Учалы урта мәктәбендә укыта һәм мәктәп директоры була[1].

2007 елның 24 сентябрендә Уфада вафат була, туган авылында җирләнгән[2].

Батырлыгы

«1943 елның 13 ноябрендә иптәш Сөнәгатуллин беренчеләр рәтендә Днепрның көнбатыш ярына кичеп чыга һәм, батальон командирының боерыгын үтәп, караңгылыктан файдаланып, ялгызы... дошман оборонасының алгы сызыгына үтеп керә, постларның урнашуын билгели, шуның ярдәмендә батальонның кинәт һөҗүме белән дошман оборонасы алына. Свидовок авылы өчен барган сугыш барышында ул, кыю һәм тәвәккәл эш итеп, танкка каршы граната белән танкны, йөк төягән автомашинаны эштән чыгара һәм расчеты белән бергә станоклы пулеметны юк итә. Үз автоматы уты белән 14 фашистны юк иткән»[3].

СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 22 февралендәге «Кызыл Армиянең генераллар, офицерлар, сержантлар һәм рядовойлар составына Советлар Союзы Герое исемен бирү турында»гы Указы белән, «Днепр елгасын кичкәндә командованиенең сугышчан бурычларын үрнәк төстә үтәгән, елганың уң ярында сугышчан уңышларны үстергән һәм шул вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен», Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (№ 5134) тапшырылып, Советлар Союзы Герое исеменә лаек була[4].

Бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

Җәүдәт Сөнәгатуллин исеме Башкортстан Республикасының Учалы районында мәңгеләштерелгән:

  • Учалы авылында Геройга бюст куелган, аның исеме белән урам аталган[7];
  • туган авылы Иманголда аның исеме урамга һәм урта мәктәпкә бирелгән[7][8]. Мәктәп бинасына мемориаль такта куелган, ә авыл советы янында һәйкәл урнаштырылган[7];
  • Учалы районында даими рәвештә Җәүдәт Сөнәгатуллин истәлегенә көрәш буенча турнир үткәрелә[7];
  • 2024 елда, тууына 100 ел һәм Герой исеме бирелүгә 80 ел тулу уңаеннан, Иманголда һәм Учалы районында хәтер кичәләре уздырыла[9][10].

Искәрмәләр

  1. Галерея памяти участников ВОВ (рус.). Музейный комплекс "Дорога Памяти". Мөрәҗәгать итү датасы: 19 февраль 2026.
  2. Сунагатуллин Жавдат Гумурдакович, __.__.1924. Документы участника войны. (рус.). Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 февраль 2026.
  3. Синагатуллин Жавдат Гумарданович, __.__.1924. Документы участника войны. (рус.). Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 февраль 2026.
  4. Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза генералам, офицерскому, сержантскому и рядовому составу Красной Армии» от 22 февраля 1944 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 5 март (№ 13 (273)). — С. 1.
  5. Сунагатуллин Жавдат Гумурдакович, 24.08.1924. Документы участника войны. (рус.). Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 февраль 2026.
  6. Сунагатуллин Жавдат Гумурдакович, 24.08.1924. Документы участника войны. (рус.). Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 февраль 2026.
  7. 1 2 3 4 Сунагатуллин Жавдат Гумурдакович. Башкирская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 февраль 2026.
  8. Сунагатуллин Жавдат Гумурдакович. Герои страны. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 февраль 2026.
  9. Вечер памяти «Память о подвиге героя вечна». Культура.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 февраль 2026.
  10. Вечер памяти «Память о подвиге героя вечна». Республиканский центр народного творчества. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 февраль 2026.

Әдәбият

Башкирская энциклопедия. Гл. ред. М. А. Ильгамов т. 6. Советы нар. хозяйства. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2010. — 544 с. — ISBN 978-5-88185-071-5.

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Җәүдәт Сөнәгатуллин