Үрге Чебенле

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Авыл
Үрге Чебенле
52°00′21″ с. ш. 55°37′15″ в. д.GЯO
Ил
Район Сакмар районы
Халык саны
Халык саны
Санлы идентификатор
Почта индекслары 461446
Прочее
Русча атамасы Верхние Чебеньки
Показать/скрыть карты
Үрге Чебенле на карте
Үрге Чебенле
Үрге Чебенле

Үрге ЧебенлеОренбург өлкәсенең Сакмар районында урнашкан татар авылы, авыл советы үзәге. 870 кеше яши, татарлар. Сакмар елгасының сул як ярында урнашкан. Лирон Хәмидуллин Чебенле авыллары атамасын щебенка (вак таш) сүзеннән күрә. Оренбург каласы салынганда бу яктагы баз-чокырлардан (карьер) таш чыгаралар.

Үрге һәм Түбән Чебенле авылларын Татар Каргалысы кешеләре нигезли. Билгеле булганча Каргалы сәүдәгәрләр бистәсе була. Ул Казан артыннан җирсезлектән интеккән кешеләрне үзенә тарта. Бистә белән идарә иткән сәүдәгәрләр бистә халкын әкренләп Урал ягына озата бара. 1755 елны Каргалыдан игенчеләр килеп, беренче казык кагалар.

1798 елны Чебенле халкын Башкорт-Мишәр гаскәренә кертәләр. 1840 елны исә казак катламына күчерәләр. Моның белән килешмәгән кайберәүләр яңа җирләргә күчә. Шул рәвешле Яңа Чебенле, Яңа Мораптал (хәзер Башкортстанда), 1нче Имангол, Әүстән авыллары барлыкка килә.[2]

Башлангыч мәктәп 1832-33 елны ачыла.

2009 елның декабрендә 2 катлы авыл мәктәбе бинасы ишелер хәлгә җиткәч, ул ябыла. Балалар күрше Дмитриевка мәктәбенә йөрергә мәҗбүр ителделәр. Башка төбәкләрдән аермалы буларак, бу вакыйга хәерле тәмамланды.[3] 2010 елның җәендә яңартылган мәктәп бинасы яңадан ишекләрен ачты. Анда хәзер 100 якын бала укып йөри.

Танылган шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чебенленең фольклор «Дуслык» ансамбле киң билгеле.

Калып:Оренбург өлкәсе татар торак пунктлары