Һибәтулла Салихов

Һибәтулла Сәетбаттал улы Салихов (Һибәтулла Салихбаттал, Һибәтулла Каргалый, Һибәтулла ишан, рус. Хибатулла Саитбаттал угылы Салихов; 1794, Түбән Чебенле, Оренбург өлкәсе1867, Каргалы бистәсе, Оренбург өлкәсе) — XIX гасыр шагыйре, дин әһеле, ишан. Төрки[1][2] телле суфичылык шигърияте вәкиле. Шигърияте — XIX гасыр Идел-Урал төбәге мөселманнары әдәби мирасының аерылгысыз өлеше һәм үрнәге[2][3]. Әсәрләре иске татар телендәге әдәбият классикасы булып санала[4].

Демократик, гуманистик юнәлештә булуы һәм үз заманы шигърияте үсешенә зур йогынты ясавы белән Салихов иҗаты XIX гасыр татар әдәбиятында күренекле урын тота.

Тормыш юлы

1794 елда Оренбург губернасы Оренбург өязенең Түбән Чебенле авылында (хәзерге Оренбург өлкәсенең Сакмар районы)[4] мулла гаиләсендә туган[1]. Чыгышы белән Казан губернасы татарларыннан. Һибәтулла Салиховның бабасы Бикмәт Азаматов Казан губернасы Чистай өязенең Иске Татар Әдәмсуы авылыннан Оренбург губернасының Татар Каргалысы авылына күчеп килә[5].

Каргалы (Сәет бистәсе) мәдрәсәсендә белем ала. 1817 елның 3 мартындагы Оренбург губерна идарәсе указы белән Түбән Чебенле авылының җәмигъ мәчетенә икенче мулла, имам-хатыйб һәм мөдәррис итеп раслана. 1845 елның 28 февралендәге указ белән шул ук дәрәҗәләрдә Сәет бистәсенең (хәзерге Татар Каргалысы авылы) 3 нче җәмигъ мәчетенә беренче мулла итеп күчерелә. 1866 елның маенда «картлык һәм авыру сәбәпле» азат итүләрен сорап гариза бирә һәм 1867 елның 31 мартындагы указ белән вазифасыннан алына. 1867 елда Сәет бистәсендә вафат була[6][4].

Иҗаты

Әдәби мирасы

Гарәп һәм фарсы телләрен камил белгән, көнчыгыш әдәбияты белгече булган. Аның шигъри мирасыннан газәл, мәрсия, мөнәҗәт, нәсыйхәт һәм рисалә жанрларындагы дистәгә якын әсәре сакланып кала[2].

Шагыйрьнең «Төхфәтел-әүляд» («Балаларга бүләк») исемле беренче китабы мәдрәсәләрдә Коръән уку өчен гарәп теле фонетикасы буенча кулланма булып хезмәт итә[2]. «Тәндә җаным» («Тәнемдә җаным — кунак кына») шигыре мәдрәсәләрнең уку программаларына кертелә[2]. 1856 елда «Дөррел-каләм» («Энҗе сүзләр») шигъри җыентыгы һәм XIX гасырда берничә тапкыр яңадан нәшер ителгән «Мәҗмәг әл-әдәб» («Әдәп-әхлак җыентыгы»; 1839 елда язылган) китабы басылып чыга. Салихов каләменә шулай ук «Рисәлә әд-дохан» («Тәмәке тарту турында шигырь») әсәре дә карый[6][7].

Шагыйрь үз әсәрләрендә Әбүгалисинаның фәлсәфи һәм медицина трактатларына, Суфи Аллаһияр, Сөләйман Бакыргани, Җәлаләтдин Руми һәм Физули шигъриятенә таяна[6].

Салиховның кулъязмалары Уфадагы Г. Б. Хөсәенов исемендәге Гарәп графикалы кулъязмалар һәм борынгы басма китаплар фондында, шулай ук Казан һәм Санкт-Петербург архивларында саклана[2].

Тематикасы һәм тәнкыйть

Һибәтулла Салихов иҗаты суфичылык мотивлары һәм аскетизмны вәгазьләү белән сугарылган. Аның әсәрләренең төп идеяләре — тәкъвалыкны, намус һәм абруйны саклау, якын кешегә хөрмәт күрсәтү. Шагыйрь явызлык һәм гаделсезлекнең сәбәбен әхлакның түбәнәюендә, шәригать кануннарын үтәмәүдә, бай катламнарның рәхимсезлегендә һәм икейөзлелегендә, аларның гади халык кайгысына битараф булуында күрә[2].

Остазы Дәүләтша хәзрәткә багышланган элегиясендә Салихов надан дин әһелләрен тәнкыйтьли. Соңгы чор әсәрләрендә кантон башлыклары, патша чиновниклары, башкорт феодаллары һәм шул чордагы иҗтимагый мөнәсәбәтләр системасы тәнкыйтьләнә[1].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Салихов Хибатулла Саитбатталович // Уральская историческая энциклопедия / Гл. ред. В. В. Алексеев. — Екатеринбург: Академкнига, 2000.
  2. 1 2 3 4 5 6 7 Шарипова З.Я. Салихов Хибатулла Саитбатталович. Башкирская энциклопедия. ГАУН РБ «Башкирская энциклопедия» (17 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
  3. Ахмадуллина Л. Я. Принцип «побуждение к одобряемому и запрещение порицаемого» в социальных взглядах Х. С. Салихова // Проблемы востоковедения. : журнал. — 2016. — № 2 (72). — С. 92-97.
  4. 1 2 3 Шарипова З.Я. Салихов Хибатулла Саитбатталович // Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа : ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  5. Х.Ю.Миннегулов. Салихов Хибатулла Саидбаттал угылы (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
  6. 1 2 3 Д.Д. Салихов Хибатулла Саидбатталович // Ислам на Урале: энциклопедический словарь. — М.: Медина, 2009.
  7. Ахмадуллина Л. Я. Коранический интертекст в сочинении «Маджмаг аль-адаб» Хибатуллы Салихова // Исламоведение. : журнал. — 2015. — № 3. — С. 63-70.

Әдәбият

  • Харисов А. И. Литературное наследие башкирского народа (XVIII—XIX века). — Уфа, 1973.
  • История башкирской литературы. — Уфа, 1990. — Т. 2.
  • Шарипова З. Я. Пером и словом. — Уфа, 1993.
  • Татар әдәбияты тарихы сигез томда = История татарской литературы в восьми томах. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014. — Т. 2: XV-XVIII гасырлар. — ISBN 978-5-298-02846-2.
  • Ахмадуллина Л. Я. Принцип «побуждение к одобряемому и запрещение порицаемого» в социальных взглядах Х. С. Салихова. — 1996.
  • Салихов, Хибатулла Саитбатталович. Государственная публичная историческая библиотека России. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.