Әзһәр Габдуллин

Әзһәр Хәниф улы Гбдуллин (рус. Азга́р Хани́фович Абду́ллин; 20 октябрь 1923, Тауасты Байлар, Күзкәй вулысы, Минзәлә кантоны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР30 август 1993, Казан) — совет чоры һәм Россия татар дирижёры, композитор, музыка белгече, музыка педагогы. Сәнгать фәннәре кандидаты (1971), профессор (1983). Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1989)[1].

Тормыш юлы

Яшьлек еллары һәм белем алуы

Әзһәр Хәниф улы Габдуллин 1923 елның 20 октябрендә Татарстан АССРның Минзәлә кантоны Тауасты Байлар авылында (хәзерге Татарстан Республикасының Минзәлә районы) туган. Әтисе, Хәниф Габдулла улы, урта мәктәп директоры, укытучы булып эшләгән[1][2].

1937 елда Казан музыка училищесының виолончель классына укырга керә[2].

Бөек Ватан сугышында

1941 елда Минзәлә район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армиягә алына[3]. Бөек Ватан сугышында катнашучы, сержант, 34 укчылар дивизиясенең 83 укчылар полкы автоматчылар ротасы отделениесе командиры урынбасары[3]. Япония белән сугышта катнаша. 1945 елның 31 августында дошманның яшерен һөҗүмнәрен кире кагуда һәм полк йөген елга аша чыгаруда күрсәткән батырлыгы өчен «Батырлык өчен» һәм «Японияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә[3].

Сугыштан соңгы белем алуы

Сугыштан соң, 1947 елда, Казан консерваториясе студенты була[2]. 1952 елда Казан консерваториясенең дирижёрлык-хор факультетын (С. А. Казачков классы) кызыл дипломга тәмамлый. 1955 елда П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе аспирантурасын тәмамлый[4].

1971 елда «Татар халык җыры: тематика, жанрлар һәм халык башкаруының кайбер үзенчәлекләре» темасына сәнгать фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен алу өчен диссертация яклый[1].

Иҗади һәм педагогик эшчәнлеге

Педагогик эшчәнлеген Казан консерваториясендә 1945 елда ук, уку йорты ачылганнан соң, фронтовик килеш башлый[5]. Анда 1955 елдан 1993 елга кадәр — 40 елга якын — укыта. 1983 елдан — хор дирижёрлыгы кафедрасы профессоры, 1992 елдан — татар музыкасы кафедрасы профессоры[4].

Ә. Х. Абдуллинның укучылары арасында — танылган музыка сәнгате эшлеклеләре: РФ һәм ТР халык артисты Венера Гәрәева, РСФСР халык артисты, «Италмас» Удмурт ансамбле җитәкчесе А. В. Мамонтов, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклеләре М. Кашипов, В. Чепкасов, Н. Емельянов, А. Щербаков[1][2].

Педагогик эшчәнлеген республиканың әйдәп баручы коллективларындагы актив иҗади эшчәнлек белән бергә алып бара[1]:

1959—1975 елларда ТАССР Хор җәмгыяте идарәсе рәисе вазифасын башкара[6].

1993 елның 30 августында вафат була, Казанда җирләнгән.

Иҗади мирасы

Хор өчен татар халык җырларына ясалган күпсанлы эшкәртмәләр, драма спектакльләренә язылган музыка авторы. Репертуар җыентыкларын төзүче һәм мөхәррир. Татар музыкаль фольклорын өйрәнүче.

Композитор Салих Сәйдәшев иҗатын өйрәнү һәм торгызу буенча зур эш башкара: архивтан «Гөлнара» исемле язылып бетмәгән балетның партитурасын табып, аны тәмамлап куя; аның берничә әсәренә яңа оркестровка ясый; «Зәңгәр шәл», «Ил», «Кандыр буе», «Наёмщик», «Сүнгән йолдызлар» спектакльләренә язылган музыканы торгыза[2].

Аның танылган халык көйләре эшкәртмәләре арасында — «Фазыл чишмәсе», «Эрбет», «Туган тел», «Сорнай моңы». Ул шулай ук «Агыйдел» сюитасын да эшкәртә[2].

1957 елда Мәскәүдә узган Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында татар композиторларының әсәрләреннән төзелгән программаны башкарган СССР Дәүләт симфоник оркестрына дирижёрлык итә[1][2].

Аның дирижёр һәм эшкәртмәләр авторы буларак катнашуы белән СССР Дәүләт телерадиокомитеты һәм «Татарстан» ДТРК фондлары өчен 70тән артык татар халык җыры языла. «Мелодия» Бөтенсоюз грампластинкалар фирмасы аның 6 грампластинкасын чыгара[1][2].

Төп хезмәтләре

  • Татарское народное музыкальное творчество // Музыкальная культура Советской Татарии. — М., 1959;
  • Татарские народные песни. — М., 1963;
  • Тематика и жанры татарской дореволюционной песни // Вопросы татарской музыки. — Казань, 1967;
  • Тематика и жанры татарской народной песни в советский период // Учёные записки Казанской государственной консерватории. — 1970. — Вып. IV.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Истәлек

2016 елның 31 августында туган авылы Тауасты Байларда композитор туган йорт диварына истәлек тактасы куелган[2].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 Ф. Ш. Салитова. Абдуллин Азгар Ханифович. tatarica.org. Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2024.
  2. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Штрихи к портрету композитора Азгара Абдуллина. menzela.ru. Мензелинский район. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.
  3. 1 2 3 4 Татары-музыканты на фронте: Фарид Яруллин, Масгут Латыпов, Алмаз Монасыпов и другие. milliard.tatar. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.
  4. 1 2 Абдуллин Азгар Ханифович (1923—1993). kazanconservatoire.ru (архив). Казанская государственная консерватория им. Н. Г. Жиганова. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 март 2014.
  5. 10 октября 1945 года начались занятия в Казанской... classicalmusicnews.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.
  6. Абдуллин Азгар Ханифович (рус.). tatfil.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.

Әдәбият

  • Татарский энциклопедический словарь / Гл. ред. М. Х. Хасанов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — С. 8. — ISBN 0-9530650-3-0.

Сылтамалар