Әкрам Ганиев

Әкрам Ганиев (3 гыйнвар 1959 ел14 май 2023 ел) — дәүләт эшлеклесе, Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе (2005). Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы.

Тәрҗемәи хәле һәм хезмәт эшчәнлеге

Әкрам Мөхәмәт улы Ганиев 1959 елның 3 гыйнварында Башкорт АССРның Салават районы Күселәр авылында туган. 1981 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган.

  • 1981-1983 еллар — Уфа шәһәренең 97-нче урта мәктәбе укытучысы.
  • 1983-1994 еллар БАССР Статистика идарәлегенең бүлек җитәкчесе, идарә җитәкчесе урынбасары.
  • 1994-2000 еллар — Башкортстан республика статистика идарәлегенең (аннары — Башкортстан Республикасының Статистика буенча дәүләт комитеты) җитәкче урынбасары.
  • 2000-2003 еллар — Башкортстан Республикасының Статистика буенча дәүләт комитеты җитәкчесе.
  • 2003-2005 еллар — Башкортстан Республикасының Дәүләт статистика комитеты җитәкчесе.
  • 2005 елдан — Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе.

2023 елның 14 маенда 65нче яшендә вафат булган.[2]

Гыйльми хезмәтләре

    • А. Ганиев, И. Утяшева. Демографическое настоящее и будущее Республики Башкортостан. Экономика и управление. 2005;№ 6:80—85.
    • А. Ганиев, Г. Аблеева. Формирование системы муниципальной статистики в современных условиях. Экономика и управление. 2008;№ 4:47—51.
    • А. Ганиев. Подготовка к Всероссийской переписи населения 2010 года в Республике Башкортостан. Экономика и управление. 2009;№ 4:122—125.
    • А. Ганиев, Р. Ш. Гатауллин. Становление и развитие статистической службы Башкортостана. Вестник Академии наук Республики Башкортостан. 2010.
    • А. Ганиев. Башкортостанстат продолжает цикл тематических изданий. Вопросы статистики. 2018; 25(11):83—86.

Матбугаттагы мәкаләләре, аның белән әңгәмәләр

  • Фәнил Кодакаев. Киләчәккә йөз тота. «Бәхәскә урын юк». «Башкортстан» — «Җомга» гәзите, 2019 ел, 5 апрель, № 39 (27591)[3].
  • Серёгина О. «Подготовка к Всероссийской сельхозпереписи выходит на финишную прямую — Акрам Ганиев». «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2016, 2 февраль[4].
  • Фаизов А. Акрам Ганиев: «Цель сплошного наблюдения — получить полную и достоверную картину положения малого и среднего бизнеса». «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2015, 10 декабрь[5].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Россия Федерациясенең атказанган икътисадчысы.
  • Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы.
  • ССРБ Дәүләт статистика комитетының Мактау грамотасы.
  • РСФСР Дәүләт статистика комитеты һәм Дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профессиональ берлеге Үзәк Комитетының Мактау грамотасы.
  • Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Мактау грамотасы.
  • Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Мактау грамотасы.
  • «Бөтенрәсәй халык исәбен алуны үткәрүдәге хезмәтләре өчен» медале.
  • «2006 елгы бөтенрәсәй авыл хуҗалыгы исәбен алуны үткәрүдәге хезмәтләре өчен» медале.
  • «2010 елгы бөтенрәсәй халык исәбен алуны үткәрүдәге хезмәтләре өчен» медале..
  • Россия Федерациясе Икътисад үсеш Министры рәхмәте.

Чыганаклар

Сылтамалар