Әлкәй (Азнакай районы)
Әлки — Татарстан Республикасының Азнакай районындагы авыл. Ул Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының төньяк өлешендә урнашкан, Ык елгасының сул як ярларын һәм Ык, Зәй елгалары субүләрен үз эченә алган Азнакай районында урнашкан.
Тарих
1748 елда нигезләнгән. Аның исеменең тарихы бик борынгы заманнардан ук килә. Әлкәй авылы урнашкан җирләргә иң беренче булып Галкәй атлы кеше килеп урнашкан. Тора-бара авылның исеме дә Әлкәйгә әйләнгән. 1920 нче елга кадәр ул Бөгелмә өязенә кергән.
Авылтирәсендә нефть чыгару скважиналары күп. Кара алтын 1500-1900 метр тирәнлектә ята.
Авылга терәлеп Койгылдаш инеше ага. Авылда Сабантуй чишмәсе, Әҗми чишмәсе, Атлар чишмәсе, Габбас чишмәсе, Хәмзә чишмәсе, Ташлы сылау чишмәсе бар.[2]
Демография
Климат
| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -11.2 °C | -11 °C | -5.8 °C | 4.6 °C | 13.8 °C | 19.1 °C | 20.9 °C | 18.3 °C | 12.5 °C | 4.5 °C | -4.8 °C | -10.4 °C | 4.2 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 4.2 °C.[4]
Искәрмәләр
- ↑ http://www.ite.antat.ru/articles/punkt_a/a121.shtml
- ↑ М. Закирова, М. Шарифуллин. "Төлке чапкан шул ук Әлкәй". Бөгелмә. 2011.
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Чыганаклар
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.