Әнвәр Бәйбутов
Әнвәр Бәйбутов (20 март 1912 — 18 март 1993 (80 яшь)) — драма актеры, режиссер, педагог, РСФСРның халык артисты (1965). Сәхнә эшчәнлеген 1932 елда Бакы эшче яшьләр театрында башлый. 1942-1954 елларда Новосибир, Сембер, Хабарау шәһәрләре театрлары режиссеры. 1954-1959 елларда Казан Зур драма театрының баш режиссеры. Шуннан соң Ростов драма (1959-1964), Азәрбайҗан опера һәм балет (1966-1969) һәм Азәрбайҗан рус драма (1969-1978) театрларында шул ук вазыйфада.[1]
Искәрмәләр
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В