Әнвәр Гатауллин
Әнвәр Әнвәр улы Гатауллин (23 февраль 1923, Пермь, Пермь губернасы — 25 август 1994, Пермь) — Совет Армиясе подполковнигы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Союзы Герое (1945).
Тәрҗемәи хәле
Әнвәр Гатауллин 1923 елның 23 февралендә Пермь шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Милләте — татар. Пермь авиация техникумының беренче курсын тәмамлый. 1940 елда ул Эшче-крестьян Кызыл Армиясенә хезмәткә чакырыла. 1942 елда Омск хәрби авиация очучылар мәктәбен тәмамлый. 1943 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында хезмәт итә. Брянск фронты, Балтыйк буе һәм II Балтыйк буе фронтларындагы сугышларда катнаша. Экипажның очучы-командиры була, аннары звено белән җитәкчелек итә. Дошман гаскәрләре һәм аның хәрби техникасы тупланган урыннарны, коммуникацияләрне һавадан күзәтә, оборона чикләрен фотога төшерә. Орёл операциясе, Витебск өлкәсен азат итү, Иске Русса-Новоржев операциясе, Режица-Двинск операциясе, Мадона операциясе, Рига операцияләрендә катнаша[1].
1944 елның ноябренә гвардия өлкән лейтенанты Әнвәр Гатауллин II Балтыйк буе фронтының 15 нче һава армиясе, 99 нчы гвардия аерым разведка авиаполкы звеносы белән җитәкчелек итә. Бу вакытка кадәр ул 110 хәрби очыш ясый. 1944 елның 10 октябрендә Латвия ССРның Добеле һәм Ауце шәһәрләре тирәсендә очучы Әнвәр Гатауллин, штурман (очучы-күзәтүче) Павел Хрусталёв, укчы-радист Дмитрий Никулин составындагы экипажы булган самолёт зенит артиллериясе утына тотыла. Әнвәр Гатауллин үзенең самолетын дошманның артиллерия батареялары позициясенә юнәлтә. Һәлак булган дип таныла һәм вафатыннан соң Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә[2].
СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 18 августындагы указы белән «разведка очышларын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, каһарманлыгы һәм үзен фида кылуы өчен» гвардия өлкән лейтенанты Әнвәр Гатауллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә[1]. Шул ук указ белән Советлар Союзы Герое исеме үлгәннән соң штурман Павел Хрусталёвка да тапшырыла. Экипажның өченче әгъзасы, укчы-радист Дмитрий Никулин 1944 елның августында герой исеменә лаек була.
Әмма Әнвәр Гатауллин самолёты егылып төшкәндә һәлак булмый, чөнки җиргә төшеп бәрелгәнче бензобаклар шартлавы нәтиҗәсендә кабинадан атып чыгарыла. Ул парашют стропларында асылынып торган килеш аңына килә һәм, пешүләренә һәм яраларына карамастан, аска төшә ала. Гатауллин урман аша немец позицияләреннән ераграк китәргә тырыша, ләкин хәрби патруль тарафыннан тоткарлана. Әсирлектә ул дошман белән хезмәттәшлек итүдән баш тарта һәм хәрби әсирләр лагерена җибәрелә. Икенче омтылыштан ул аннан кача. Унсигез көн дәвамында дошман территориясе буйлап барып, үз гаскәрләренә чыга. Документлары булмауга карамастан, җәяүлеләр полкына кабул ителә. Польшаны азат итүдә һәм Германиядәге сугышларда катнаша. Сугыш беткәч, совет фильтрация лагерена җибәрелә, ләкин соңрак азат ителә. «Алтын Йолдыз» медале һәм Ленин ордены аңа 1948 елның августында тапшырыла. Әнвәр Гатауллин Совет Армиясендә хезмәтен дәвам итә. 1955 елда подполковник дәрәҗәсендә запаска чыгарыла. Пермьдә яши, Свердлов исемендәге моторлар төзү заводында диспетчер булып эшли.
1994 елда вафат була, Пермьнең Көньяк зиратында җирләнгән[1].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Советлар Союзы Герое (18.08.1945);
- Ленин ордены (18.08.1945);
- ике Кызыл Байрак ордены;
- Александр Невский ордены;
- ике Ватан сугышы ордены;
- медальләр.
Исемен мәңгеләштерү
- 2002 елда Пермь шәһәрендә элекке Пионер урамы атамасы Әнвәр Гатауллин урамы итеп үзгәртелә.
- Пермь моторлар төзү заводы диварына истәлек тактатасы эленә.
Истәлек тактасы, Пермь - 1995 елда Пермь шәһәрендә каһарман яшәгән Коммунистическая (хәзерге Петропавловская) урамы, 79 йорт диварына истәлек тактатасы куела[3].
- 1987 елдан башлап, Советлар Союзы Герое Әнвәр Гатауллин бүләгенә авиамодельчеләр турниры үткәрелә (Пермь).
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Әнвәр Гатауллин
- ↑ Архивные материалы ЦАМО. Ф. 33. Оп. 793756. Д. 10. Л. 165.
- ↑ Каким героям Великой Отечественной войны в Перми посвящены мемориальные доски и где их можно увидеть, archived from the original on 2017-12-08, retrieved 2016-09-17
Әдәбият
- Золотые звёзды Прикамья. Пермь, 1974.
- Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6