Өч аяклы ат
«Өч аяклы ат» — Айдар Хәлим әсәре буенча төшерелгән фильм. Фильм Алтын Мөнбәр 2008 Халыкара бәйгесендә катнашты. Режиссеры Нурания Җамали.
Эчтәлеге
Фильм 1948 ел вакыйгаларын тасвирлый. Авыл малае Кәбир «Бамбук» атлы аксак аты белән авыр һәм куркыныч сәяхәткә чыга: Кәбирнең әнисе, фронтовикның тол калган хатыны Санияне төрмәдән коткарыр өчен алар тиз арада туган авылларына барып җитәргә тиеш. Санияне совет милкенә зарар китерүдә гаеплиләр.
Әлеге драма үз таянычын югалткан, кыргый җанварлардан зарар күргән, аксак атка охшый башлаган халык турында...
Актёрлары
| Актёр | Роле |
|---|---|
| Илназ Хәлиуллин | Кәбир |
| Зөлфия Вәлиева | Сания |
| Олег Фазылҗанов | Галләметдин |
| Флера Хәмитова | Зөлхиҗҗә |
| Әзһәр Шәкиров | Муса |
| Наил Шәйхетдинов | Сәми карт |
| Илдус Әхмәтҗанов | Нәби |
| Әсхәт Хисмәтов | Степан |
| Лилия Фазылҗанова | Настя |
| Харис Хөснетдинов | Сәйфуллин |
| Илһам Сафиуллин | чегән бароны |
| Алмаз Фөтхуллин | Канзәфәр |
| Миләүшә Шәйхетдинова | Саҗидә |
| Хәлил Мәхмүтов | Андрей |
| Ирек Баһманов | Зәйнетдин |
| Ирек Хафизов | Сабирҗан |
| Айрат Мөхетдинов | Харис |
| Венера Шакирова | укытучы |
| Руслан Шәрифуллин | чегән |
| Радик Шәрифуллин | чегән |
Бүләкләр
Сылтамалар
- Нурия ханым белән интервью(үле сылтама)
- «Өч аяклы ат» фильмы 2013 елның 8 апрель көнендә архивланган.
- Фильмны интернет аша йөкләргә