Һайер корпорациясе урамы (Яр Чаллы)

Һайер корпорациясе урамы, Haier корпорациясе урамы (рус. улица Корпорации Хайер, улица Корпорации Haier) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәре Автозавод районында урнашкан урам.
Почта индексы 423800.
Кординатлары 55.717305°, 52.48799°.

Тарих

2019 елның 23 маенда узган Яр Чаллы шәһәр шурасының XXXI утырышында Сәнәгать урамының Мотор урамыннан шәһәр читенә кадәрге өлешен Haier  [рус.] корпорациясе хөрмәтенә Haier корпорациясе урамы итеп атарга карар кабул ителә (ике каршы, бер битараф тавыш белән)[1]. Әлеге тәкъдим белән Haier корпорациясе администрациясе үзе чыккан булган. Кытайның Haier корпорациясе 2016 елда Яр Чаллыда (Татарстан) суыткычлар җитештерүче завод ача[2][3].

  • 2018 елда Haier корпорациясе Яр Чаллыда 125 га мәйданны биләячәк сәнәгать паркы төзергә планлаштыруын игълан итә[4]. Проектка керткән инвестиция күләме – 1 млрд доллар. Әлеге сәнәгать паркында 5 мең яңа эш урыны булдыру күздә тотыла[5]
  • 2019 елның сентябрендә кер юу машиналары җитештерүче завод ачу күздә тотыла.
  • 2024 елга кадәр Яр Чаллыда Чулман сәнәгать паркы җирлегендә «Акыллы» (рус. Умный) завод һәм көнкүреш техникасы һәм электроника җитештерүче 3 завод ачу планлаштырыла. Проектка керәчәк инвестиция күләме — 30 млрд сум[6].

Кызыклы факт

Haier корпорациясе исеме белән аталган урамнар дөньяда өчәү булган — Төньяк Каролина штатында (АКШ), оешманың ватаны булган Циндао шәһәрендә (Кытай), Һиндстанда. Чаллыдагы урам — дүртенчесе[7].