Jesus Coming FM
| Викибирелмәләрнең буш элементы |
«Jesus Coming FM» (инглизчәдән - Гайсә килә FM) — христиан диненә багышланган программалар тапшыручы
Һиндстанда урнашучы шәхси Интернет-радиостанциясе.[1]
Программалар агымын тәүлек буена 24 сәгать дәвамында 97 телдә, шул исәптән татар телендә дә, тапшырыла.
Хуҗа оешмасы шулай ук инглиз, тамил һәм һинд телле 24 сәгатьлек Jesus Coming TV интернет-телевидение хезмәтен күрсәтә.
Бар мәгълүмати хезмәтләрне оештыру хәйриячелек нигезендә, шул исәптән веб-сәхифәләрендәге иганә механизмы ярдәмендә, җыелган акча белән финанслана.
Почта адресы: Voice of Wilderness International Ministries, Post Box No: 8, Erode-638001, Tamil Nadu, South India.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
- Рәсми сайт 2014 елның 17 декабрь көнендә архивланган.
- Радионың татар тапшыруларын тыңлау