Күңел радиосы


Күңел радиосы — халыкара радиостанция, татар телендә эшли. «Татмедиа» акционерлык җәгыяте филиалы — «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясе составына керә[1].

Тапшырулар 1997 елның 1 августыннан 67,79 МГц ультра кыска дулкыннар  [рус.] ешлыгында эфирга чыга[2]. Радио 2015 ел ахырыннан 92,6 FM ешлыгында эшли.

Радионың максаты: бер күңелдән, икенче күңелгә барып җитү[3].

Тарихы

Чаллыда татар телендә эшли торган радио ачу идеясен 1997 елда Рәфгать Алтынбаев тәкъдим итә. Идеяне телевидение-радиотапшырулар редакциясенең баш мөхәррире Габделхак Мостафа улы Батюшов тормышка ашыра. Радио шул ук елның 1 августында эшли башлый. Җитәкче вазифасына Илдар Төхбәтуллин, иҗади мөхәррире итеп Әгъния Миннебаева билгеләнә.

2011 елда радионың яңа логотибы ясала, тапшырулар һәм аларның форматы үзгәртелә, техник яктан заман таләпләренә җавап бирә торган яңа студия ачыла, радионы online-режимда тыңлап һәм карап була.

Радио Татарстанның Тукай, Алабуга, Түбән Кама, Зәй, Мамадыш, Сарман, Әгерҗе, Менделеев, Буа, Саба, Биектау, 2024 елдан Мөслим һәм Актаныш[4] районнарында һәм Удмуртия белән Башкортстанның берничә районында эшли.

Радиостанциянең форматы — мәгълүмати-танып белү, күңел ачу.

Эфирга чыгу ешлыклары һәм вакыты

«Күңел» радиосы 67,79 МГц ультра кыска дулкыннарында тарала. Тапшырулар 2015 ел ахырыннан Чаллыда 92,6 FM ешлыгында эфирга чыга[5].

Радио һәркөнне, тәүлек дәвамында эшли.

Тапшырулар

  • «Бер җыр тарихы»;
  • «Сәламәтлек»;
  • «Тел күрке — сүз»;
  • «Тормыш — тамаша»;
  • «Эзлим сине»;
  • «Язмышлар ярында»;
  • «Яңалыклар».

Җитәкчеләр

  • Радионың беренче җитәкчесе — Илдар Төхбәтуллин.
  • 2021 елда «Күңел» радиосы җитәкчесе вазифасына Лилия Мәхмүтова билгеләнә[1].

Алып баручылар һәм башка хезмәткәрләр

  • Ришат Хаҗиев;
  • Зөһрә Сибәгәтова;
  • Зөһрә Фатыйхова;
  • Ленар Гарипов;
  • Лениза Гайсина;
  • Лилия Закирова;
  • Румил Кәрәмиев;
  • Альбина Исмәгыйлова;
  • Әлфия Ситдыйкова;
  • Гөлия Хәйдәрва;
  • Гөлчәчәк Минһажетдинова;
  • Йолдыз Сибәгатова;
  • Лилия Хәмидуллина;

  • Радик Гыймаев;
  • Райнур Вахитов;
  • Рәшит Кашапов;
  • Рузилә Гатина;
  • Румил Кәрәмиев;
  • Сәрия Батуллина;
  • Энҗе Абдуллина;
  • Альбина Исмәгыйлева, музыкаль редактор;
  • Алсу Вәлиева, тавыш операторы;
  • Резедә Шакирова, «Яңалыклар» редакторы.

Элемтә

Хат җибәрү өчен адрес:

  • 423827, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Яшь Ленинчылар бульвары, 9 нчы йорт[6].

Элемтә өчен телефоннар:

  • «Күңел» радиосы: (8552) 54-01-99[7].
  • Туры эфир студиясе: (8552) 54-89-21[7].
  • Яңалыклар хезмәте: (8552) 54-16-08.

Бүләкләре

Радио 2003, 2004, 2005 елларда Татарстанның иң яхшы радиостанциясе дип таныла[8].

Кызыклы фактлар

  • 1997 елда «Күңел» радиосына дикторлар җыю максатыннан үткәрелгән бәйгедә 200 кеше катнаша. 5 кеше эшкә алына.

Искәрмәләр

  1. 1 2 Новым руководителем радио «Күңел» назначена Лилия Махмутова (рус.). www.tatar-inform.ru (16 февраль 2021). [Тикшерелгән 4 июнь 2025]
  2. «Күңел радиосы» Мамадышка килде (рус.). "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыга. tatmedia.tatarstan.ru (2015 елның 2 октябре). [Тикшерелгән 4 июнь 2025]
  3. Зилә Мөбәрәкшина. «Күңел» радиосы җитәкчесе: Радиога теләсә нинди җырны алмыйбыз, хәтта ротациягә диелсә дә (рус.). tatar-inform.tatar (14 сентябрь 2022). [Тикшерелгән 4 июнь 2025]
  4. Ләйсән Рәхмәтуллина. Актаныш һәм Мөслим районнарында «Күңел» радиосы эшли башлады (рус.). tatar-inform.tatar (12 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июнь 2025. [Тикшерелгән 4 июнь 2025]
  5. «Күңел» радиосы ТИЗДӘН FM дулкында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-12-25 
  6. Кунел, Радио (рус.). Деловой интернет-портал "TatCenter". Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июнь 2025. [Тикшерелгән 4 июнь 2025]
  7. 1 2 Күңел радиосы (рус.). vk.com. [Тикшерелгән 4 июнь 2025]
  8. Республиканское агентство по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа» поздравляет коллектив телерадиокомпании «Чаллы-ТВ» с 20-летним юбилеем (рус.). tatmedia.tatarstan.ru (20 апрель 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июнь 2025. [Тикшерелгән 4 июнь 2025]

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә