Луганск өлкәсе

Луганск өлкәсе (укр. Луганська область, рус. Луганская область) — 2022 елга кадәр Украинаның административ-территориаль берәмлеге. Луганск Халык Республикасын Россия Федерациясе составына кабул итү турындагы Шартнамәгә кул куйганнан соң Украинаның Луганск өлкәсе бары тик формаль рәвештә генә исәпләнә.

Үзәге — Луганск шәһәре.

Тарих

Луганск өлкәсе 1938 елның 3 июлендә Донецк өлкәсе составыннан чыгарылу юлы белән Ворошиловград өлкәсе буларак барлыкка килә. 1938-1958 һәм 1970-1990 елларда Ворошиловград өлкәсе исемен йөртә.

Халык

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2001[7]
2 452 172 2 750 566 2 786 697 2 862 734 2 540 191

Милли состав (2001): украиннар — 58,0 %, руслар — 39,1 %.