Przegląd Tatarski (журнал)

Przegląd Tatarski (Татар күзәтүе) ― Поьшаның этник татар азчылыгы журналы, Польша татарларына һәм дөнья татарларына багышланган социаль-мәдәни журнал, кварталга бер тапкыр Вроцлав шәһәрендә чыга. Нәшир – Польша мөселман дини берлеге (Muzułmański Związek Religijny w RP), Najwyższe Kolegium Muzułmańskie. Таратучы ― ARGI – Вроцлав нәшрият агентлыгы www.argi.pl.

Тарих

Журналны оештыру инициаторы – Польша Республикасы мөфтие Томаш Мицкевич (Tomasz Miśkiewicz). Баш мөхәррир ― Муса Чахоровский. Журнал 2009 елдан бирле даими рәвештә Эчке эшләр һәм администрация министры (элек Администрация һәм цифрлаштыру министры) гранты ярдәмендә басыла.

Басма агымдагы вакыйгалар турында репортажлар, мемуар һәм тарихи-фәнни материаллар тәкъдим итә. Журнал битләрендә университет үзәкләрендә хезмәт итүче тикшеренүчеләрнең һәм татар җәмәгатьчелеге әгъзаларының хезмәтләре басыла.

Даими бүлекләр

  • татар җәмгыятенең көндәлек тормышы;
  • агымдагы вакыйгалар, очрашулар, фәнни конференцияләр, татар тематикасына багышланган проектлар турында яки татар җәмгыяте эшчәнлегендә катнашучыларның хисаплары;
  • ыру-кабиләләр турында истәлекләр, күзаллаулар, элеккеге тормыш һәм әхлак тасвирламалары;
  • Көнчыгыш Европа илләрендәге татар җәмгыятьләренең тормышы тасвирламасы; атказанган татар активистларының казанышларын популярлаштыру;
  • Польша татарларының фәнни, мәдәни һәм профессиональ казанышлары;
  • университет үзәкләрендә: Ягеллон университеты  [пол.], Вармин-Мазур университеты  [пол.], Торундагы Николай Коперник университеты  [пол.], Белосток университетында  [пол.] эшләгән тикшеренүчеләрнең фәнни мәкаләләре;
  • татар азчылыгына багышланган яңа басмаларга күзәтү.

2022 елның 3нче санында бирелгән язмалар [1]

Сылтамалар