Кырым Автономияле Совет Социалистик Республикасы

Кырым Автономияле Совет Социалистик Республикасы (рус. Крымская Автономная Социалистическая Советская Республика, кырымтат. Кърым Автономиялы Совет Социалист Республикасы, укр. Кримська Автономна Соціалістична Радянська РеспублікаРСФСР, УССР һәм Украина составында автономияле республика.

Башкала — Симферополь шәһәре.

Тарих

1921—1946

Кырым АССР 1921 елның 18 октябрендә оештырылган.[1] Республика составына элекке Таврия губернасының көньяк өлеше кертелгән.

1946 елның 25 июнендә, Кырым халыкларның (кырымтатарлар, юнаннар, һ.б.) депортациясеннән соң, Кырым АССР урынында Кырым өлкәсе оештырылган[2].

1946—1991

19461991 елларда Кырым АССР урыныда Кырым өлкәсе була. 1948 елда Севастополь шәһәре Кырым өлкәсе составыннан чыгарыла һәм РСФСРның турыдан-туры буйсынуга күчерелгән.

1954 елда Кырым өлкәсе Украин ССР составына күчерелгән.

1991—1995

1990 елда Кырым АССРның торгызылу мәсьәләсе күтәрелгән. Шул ук елның 20 гыйнварында Кырым өлкәсендә Кырым АССРның торгызылу турында референдум үткәрелгән, тавыш бирүчеләрнең 93 % ы моңа риза булган[3]. 12 февралендә Кырым АССРы торгызылган.

1992 елның 26 февралендә Кырым Югары Шурасы карары буенча Кырым Автономияле Совет Социалистик Республикасы атамасы Кырым Республикасы итеп үзгәртелгән, әмма Украина Югары Шурасы яңа исемне расламаган. 1994 елның 21 сентябрендә Кырым Автономияле Совет Социалистик Республикасы Кырым Автономияле Республикасына үзгәртеп корылган.

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә