Сафа-Гәрәй
Сафа Гәрәй (Сафа-Гәрәй, Сафагәрәй, صفا گرای; кырымтат. Safa Geray, рус. Сафа-Гирей, 1510, Бакчасарай — 1549, Казан) — Казан ханлыгы ханы (1524–1531, 1536–1546, 1546–1549), татар халкының милли каһарманы.
Тәрҗемәи хәле
Кырым шаһзадәсе Фатих Гәрәй белән Җәләл Солтан (Хаҗикә морза оныгы) улы, Казан ханы Сәхиб Гәрәйнең туганнан туганының улы һәм варисы (1521—1524)[1].
1524 елның язында Мәскәүнең бөек кенәзе Василий III Иванович Казан ханлыгына яңа зур яу оештыра. Баш воевода һәм бояр кенәз Иван Федорович Бельский җитәкчелегендәге 150 меңлек рус гаскәре Казанга якынлашканда, Сәхиб Гәрәй Госманлы солтаныннан ярдәм сорау өчен, Казанда үзенең урынбасарын итеп 13 яшьлек туганнан туган энесе Сафа Гәрәйне калдырып, Константинопольгә китә. Казанга кире кайтмый, Худяков язуынча, салкын, төньяк Казан Сәхиб Гәрәйгә гомумән ошамаган[2].
1524 елда, яз көнне татар морзалары Сафа Гәрәйне Кунак утравында (башкача Сәүдәгәрләр утравы — Казаннан ерак түгел, Идел елгасында урнашкан утрау) җылы итеп каршы ала[3].
Сафа Гәрәй 1524 елда Булат Шырын җитәкчелегендәге Казан карачыбәкләре ярдәмендә хан тәхетенә утыра.
Яңа сугышта Казан ханлыгы гаскәрен җитәкләргә мәҗбүр була. Татарлар башта дошманның атлы гаскәренең алдынгы отрядын, ә аннары бөтен бер флотилияне тар-мар итәләр, хәтта 90 кораб казанлылар кулына эләгә. Гомумән, рус явы барып чыкмый һәм яңадан солых төзелә. Василий III Сафа Гәрәйне Казан ханы итеп танырга мәҗбүр була.
Тынычлык озакка бармый. 1530 елда Казанга тагын рус явы килә. Сафа Гәрәй ханга 30 меңләп нугай һәм әстерхан гаскәре ярдәм итә. Руслар Болак елгасы ягыннан Казан бистәсенә ут төртәләр, әмма шәһәрнең үзен ала алмыйлар.
Мәскәү хөкемдарлары, татарларны болай гына җиңеп булмаячагын аңлап, дипломатия хәйләсенә керешәләр — йогынтылы кайбер татар морзаларын үзләре ягына аударырга һәм Казан ханына каршы баш күтәрү оештырырга кирәк, дигән фикерне алга сөрәләр. Казан түрәләренең кайберләре чыннан да шул тозакка эләгә. 1531 елда Сафа Гәрәй Казан аксөякләре тарафыннан куыла. Мәскәү ханлыкка тагын шул ук Шаһгалине тәкъдим итә. Ләкин Казан аны катгый төстә кире кага. Мәскәү тарафыннан хан итеп Касыймда хан булып торган Җангали (рус елъязмаларында — Еналей) утыртыла.
Җангали Казан тәхетенә 1531 елда 15 яшендә утыра һәм аның ханлык итүе формаль рәвеш ала. Чынында ил белән Ибраһим хан белән Нур-Солтанның кызы Гәүһәршад җитәкчелегендәге хөкүмәт идарә итә.
Ике ел үтүгә яшь ханны Нугай бие Йосыфның 12 яшьлек кызы Сөембикәгә өйләндерәләр. Моның өчен рус хөкүмәтенең ризалыгы алына.
1535 елда Василий III үлгәч, Гәүһәршад күренекле карачыби Булат Шырын белән бергә Мәскәү протекторатына каршы көрәш башлый. 1535 елның 25 сентябрендә Җангали үтерелә һәм шул ук елда Сафа Гәрәй, Кырым гаскәрләре ярдәмендә, Казан тәхетен кире кайта. Җангали хатыны, Нугай бәге Йосыф кызы Сөембикәгә (1549–1554) өйләнә.
Үзен Госманлы солтаны вассалы дип таный[4], Мәскәүгә каршы берничә яу оештыра (1536-1537, 1541-1542, 1548)[5].
1541 елда ханга каршы зур оппозиция оеша һәм ул, Сафа Гәрәйне төшерү өчен ярдәм сорап, Мәскәүгә мөрәҗәгать итә. Россия сугышка әзерләнә башлый, ләкин яңадан Кырым комачаулый — сугыш булмый кала.
Сафа Гәрәйнең хәле ныгый, ике җитәкче төркем — хан һәм Шырын партиясе арасында килешү ясала. Тик шуннан соң да алар кайчак уртак тел табып, кайчак бәрелешеп торалар.
1545 елда, хан белән оппозиция арасында дәвам иткән каршылыклардан файдаланып, Мәскәү Казанга яңа яу оештыра. Инде берничә тапкыр эшләнгәнчә, руслар Казанга ике яклап: Түбән Новгородтан Идел буйлап һәм төньяктан Нократ аша киләләр. Идел отряды белән очрашуда казанлылар уңыш яулый алмыйлар, соңрак Нократтан килеп җиткән гаскәрне тар-мар итәләр.
Хан русларның Казанга яу оештыруларында оппозицияне гаепли.
1546 елның башында, халык чуалышлары аркасында, Сафа Гәрәй Нугай Урдасына каенатасы Йосыф бәк янына китәргә мәҗбүр була. Казанга хан итеп икенче тапкыр Шаһгали чакырыла. Әмма ул бары бер ай гына «идарә итеп» кала, 1546 елның июлендә Йосыф бәк улы Юныс җитәкчелегендәге Нугай гаскәре ярдәмендә Казанны кире ала. Шаһгали Мәскәүгә кача. Тәхеткә утыргач, Сафа Гәрәй Юныска вәгъдә иткән Казандагы маңгыт бәгенең урынын бирми[6].
Уллары: Бүләк (Белек), Мөбарәк, Үтәмеш һәм рус кәнизәгеннән туган Кыстыр Гәрәй.
1549 елның мартында Сафа Гәрәй, үзенең варисын атап әйтергә өлгерә алмыйча, 39 яшендә үлеп китә. Үлемнең төгәл сәбәбе билгесез (Николай Карамзин хан «исергән килеш сарайда үлде» дип яза. Михаил Худяков бу версияне шик астына ала, хан дошманнар тарафыннан агуланган дигән фикерне әйтә[7]).
Ядкәр
Сафа Гәрәй Сөембикә манарасы янындагы Казан ханнары төрбәсендә күмелгән
Сафа Гәрәй — Казан ханлыгының соңгы күренекле ханы, үз гомерен Казан һәм татар халкының бәйсезлеге өчен көрәшкә багышлый. Күп хыянәтләргә карамастан, Сафа Гәрәй чигенми һәм Казан ханлыгының мөстәкыйльлеген саклап кала.
Хан үлгәннән соң, Казан хакимияте бик зәгыйфьләнә, тәхеткә 2 яшьлек улы Үтәмеш Гәрәй белән Сөембикә утыра.
Сафа-Гәрәй Казан Кирмәнендә урнашкан Ханнар төрбәсендә күмелгән.
| Элгәре: Сәхиб Гәрәй |
Казан ханы 1524-1549 |
Алмашка килүче: Үтәмеш Гәрәй |
Искәрмәләр
- ↑ Пенская (Прокопова) Т. М., Пенской В.В., 2016
- ↑ Худяков китабыннан алынган өзек: "Сагиб-Гирея не привлекала суровая, северная Казань, и он впоследствии не сделал ни малейшей попытки вернуться в Казанское ханство."
- ↑ Худяков китабыннан алынган өземтә: По весенней полой воде Сафа-Гирей приехал в Казань, Герберштейн сообщает: Юноша, повинуясь приказаниям дяди, отправился в дорогу и был ласково и с почетом принят главными сановниками царства у Гостиного острова, т.е. острова купцов, находящегося на Волге недалеко от крепости Казани"97. По прибытии Сафа-Гирея в Казань, хан Сагиб-Гирей оставил его своим заместителем, сам же отправился в Константинополь
- ↑ Казанское ханство Архивная копия от 2 июнь 2017 на Wayback Machine — Энциклопедия Кругосвет
- ↑ Война Москвы и казанского хана Сафа-Гирея (рус.). topwar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2025.
- ↑ Библиотека литературы Древней Руси. Том 10, О взятии в третий раз на царство царя Сафа-Гирея, и о скорби его, и о смерти, и о царице его, и о Казни Московских вельмож, и о послании воевод московских на Казань. Глава 26 (рус.). azbyka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2025.
- ↑ М. Г. Худяков. Очерки по истории Казанского ханства. М., 1991
Әдәбият
- Пенская (Прокопова) Т. М., Пенской В.В. {{{заглавие}}} // Золотоордынское обозрение. — Белгородский государственный национальный исследовательский университет, 2016. — № 3. — С. 552-569.
Сылтамалар
- М. Г.Худяков: Очерки по истории Казанского ханства 2013 елның 23 апрель көнендә архивланган.