The Witcher 3: Wild Hunt

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
The Witcher 3: Wild Hunt
Witcher 3.png
Уйлап табучы:

CD Projekt RED

Saber Interactive (Nintendo Switch өчен порт)
Чыгаручы: CD Projekt RED
Җитәкчеләр: Конрад Томашкевич
Сценарист:
  • Борис Пугач-Мурашкевич
  • Марчин Блаха
Композитор:
Чыгу көне:
Windows, PlayStation 4, Xbox One

Дөнья: 19 май 2015[1]

Nintendo Switch

Дөнья: 15 октябрь 2019

PlayStation 5, Xbox Series X/S
Дөнья: 14 декабрь 2022
Анонс көне: 5 февраль 2013[2]
Платформа:
Идарә итү: төймәсар һәм тычкан, геймпад

«The Witcher 3: Wild Hunt» (пол. Wiedźmin 3: Dziki Gon) — action/RPG жанрындагы санак уены, Ләхстанның CD Projekt RED студиясе тарафыннан эшләнгән. 2015 елның 19 маенда Windows, PlayStation 4 һәм Xbox One, 2019 елның 15 октябрендә Nintendo Switch өчен чыгарылган. 2022 елның 14 декабрендә уен PlayStation 5 һәм Xbox Series X/S өчен чыга. «The Witcher» (2007) һәм «The Witcher 2: Assassins of Kings» (2011) уеннарының дәвамы булып тора. Бу Ләхстан язучысы Анҗей Сапковский тарафыннан булдырылган «Ведьмак» китаплар сериясенең әдәби галәмендә барган өченче уен, шулай ук Ривиядән Геральт маҗаралары турында сөйләгән соңгы уен.

Уен стиле — фэнтези. Дөнья славян мифологиясенә нигезләнгән[6][7][8]. Уен Ривиядән Геральт, монстрлар аулаучы турында сөйли. Аның үги кызы Цири куркыныч астында, чөнки аны Кыргый Ау — серле теге дөнья көче эзли, аның сере уен барышында ачыла. Сюжетның күп детальләре Сапковский язган китапларга сылтама бирә, әмма сюжет уеннар сериясенең беренче ике өлеше белән бәйле булып кала һәм беренче уен башлаган трилогияне тәмамлый. Алдагы уеннардан аермалы буларак, «The Witcher 3» эшчәнлеге ачык дөньяда бара һәм заказларны үтәү һәм әйләнә-тирә мохитне өйрәнү өчен Геральтның сугыш һәм детектив күнекмәләрен куллануга игътибар итә. Болар барысы да — күп дәрәҗәле төп квестның күп икенчел миссияләр белән өлеше. Уен 36 төрле тәмамлану белән башкарыла ала. Уен өч ел ярым эчендә зур Көнбатыш студияләренең AAA-уеннары бюджетына якын бюджет белән эшләнгән.

Релиздан бер елдан да кимрәк вакыт эчендә 10 миллионнан артык күчермә сатылган. Уен зур танылу һәм коммерция уңышы алган.[9][10][11] Ул рекордлы санда «Ел уены» бүләкләрен яулый[12] һәм яңа action/RPG-уеннарының сыйфатын бәяләү өчен үрнәк буларак индустрия уенчылары һәм профессионаллары тарафыннан даими кулланыла торган жанрның яңа эталоны булып санала. 2015 елның октябрендә һәм 2016 елның маенда ике өстәмә чыгарыла: «Hearts of Stone» һәм «Blood and Wine». 2017 елның җәендә гвинт карта мини-уенына тулысынча багышланган видеоуен эшли башлый — «Gwent: The Witcher Card Game»

Искәрмәләр

  1. «Ведьмак 3: Дикая Охота» — Открытое письмо (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 декабрь 2014. Архивировано из оригинала 21 август 2018 года.
  2. «Ведьмак 3: Дикая охота»: Официальный анонс! — Ведьмак 3 (The Witcher 3) — Хроники Каэр Морхена (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 февраль 2013. Архивировано 9 май 2013 года.
  3. 1C-SoftClub to publish The Witcher 3: Wild Hunt in Russia & CIS! (ингл.). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июнь 2014. Архивировано из оригинала 23 ноябрь 2017 года.
  4. «Ведьмак 3: Дикая охота» на обложке мартовского номера GameInformer (обновлено) — Ведьмак 3 (The Witcher 3) — Хроники Каэр Морхена (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 февраль 2013. Архивировано 9 май 2013 года.
  5. «Ведьмак 3: Дикая Охота» выйдет на новом поколении консолей и ПК! (рус.). thewitcher.com (4 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2021. Архивировано 26 февраль 2021 года.
  6. Почему Ведьмак 3 - взрослая игра? (рус.). IGN Россия (28 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2020. Архивировано 23 июль 2020 года.
  7. Американский журналист осудил славянскую фэнтези за отсутствие темнокожих (рус.). Lenta.ru (15 сентябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2020. Архивировано 13 декабрь 2020 года.
  8. Славянскому фольклору нужно больше «ведьмаков» (рус.). Gmbox.ru (30 гыйнвар 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2020.
  9. The Witcher 3: Wild Hunt for PC Reviews
  10. The Witcher 3: Wild Hunt for PC
  11. Bloodworth, Daniel The Witcher 3: Wild Hunt Review
  12. Jonathan Leack. The Witcher 3 Has Won More Game of the Year Awards Than Any Other Game