Анҗей Сапковский

Анҗей Сапковский (пол. Andrzej Sapkowski; 1948 елның 21 июнендә Польша Халык Җөмһүриятенең Луҗ шәһәрендә туган) — ләх язучысы-фантаст һәм публицист, популяр фэнтези-сага «Ведьмак» авторы. Сапковский әсәрләре ләх, чех, рус, алман, испан, фин, литва, француз, инглиз, португал, болгар, беларус, итальян, швед, серб, украин һәм кытай телләрендә басылган.

Ул 10 роман һәм 8 хикәя җыентыгы язган, алар бөтен дөнья буенча 30 миллионнан артык тираж белән таралган[3][4][5].

Нәширлар белдерүләре буенча, Сапковский Ләхстанның иң күп басылган биш авторы исемлегенә керә. Язучы үзе, кагыйдә буларак, үз китапларының тиражы турында сөйләми.

Славян мифологиясе йогынтысы аның күп кенә эшләренең характерлы үзенчәлеге буларак карала[6].

Санак уеннары

2004 елда «CD Projekt RED» компаниясе «The Witcher» дип аталган компьютер уены өстендә эшли башлый. Уен 2007 елның октябрендә чыгарыла. 2011 елда «The Witcher 2: Assassins of Kings» чыккан. 2015 елның маенда «The Witcher 3: Wild Hunt» чыккан.

Искәрмәләр

  1. Andrzej Sapkowski // Internet Speculative Fiction Database (ингл.) — 1995.
  2. Andrzej Sapkowski // BD Gest' (фр.)
  3. The Proper Reading Order For The Witcher Books. MSN. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 август 2022.
  4. CD Projekt Red Offering More Compensation to Witcher Series Creator (4 февраль 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 август 2022.
  5. Holbrook, Damian. 'The Witcher's Henry Cavill Says 'Tough' Geralt Has a 'Heart of Gold' (en-US) (10 December 2019).
  6. How did Slavic Mythology Influence Andrzej Sapkowski? Мөрәҗәгать итү датасы: 14 август 2022.