Вепслар
Ве́псы (вепс. vepsläižed; искергән — чудь) — Карелиядә, Вологда һәм Ленинград өлкәләрендә яшәүче аз санлы фин-угыр халкы. 2006 елның апрелендә Россиянең Төньягында, Себердә һәм Ерак Көнчыгышында яшәүче төп аз санлы халыклар исемлегенә кертелә[3].
Атама һәм төркемчәләр
Килеп чыгышлары һәм тарихлары
- Төп мәкалә: весь (кабилә)
Бүгенге көндә тарихчыларда вепс этносының килеп чыгышы (генезисы) турында төгәл мәгълүмат юк. Галимнәрнең фаразлары буенча вепслар башка Балтыйк буе халыкларының формалашуы белән бәйле һәм, мөгаен, алардан б.э. 1нче меңьеллыгының икенче яртысында аерылып чыкканнар.
Вепслар беренче тапкыр б.э. VI гасырында искә алына дип исәпләнә (остгот тарихчысы Иордан вас кабиләсе турында яза). Ибне Фадлан (X гасыр) вису кабиләсе турында яза. Рус елъязмалары, мөгаен, шушы ук халыкны XI гасырдан башлап весь дип атап йөртә башлый. Башка рус чыганаклары аларны нигездә чудь дип атап яза.
Традицион тораклары
Традицион тораклары һәм материаль мәдәнияләре төньяк русларныкына бик якын.
Дин
XI—XII гасырларда вепслар арасында православие тарала, ләкин җирле ышанулар озак сакланып килә, мәсәлән йорт иясенә (pert'ižand) ышанулар, чирлеләр өшкерүче (noid) янына йөргәннәр.
2002 елларда торак пунктларда вепсларның саны
Карелия Җөмһүрияте:
Петрозаводск шәһәре 2698
Шёлтозеро авылы 385
Рыбрека авылы 322
Кварцитный бистәсе 183
Кондопога шәһәре 155
Шокша авылы 119
Ленинградская өлкәсе:
Винницы авылы 309
Подпорожье шәһәре 118
Курба бистәсе 111
Лукинская авылы 101
Санкт-Петербург:
Санкт-Петербург шәһәре 318
Чыганаклар
- ↑ 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу, archived from the original on 2020-04-30, retrieved 2014-06-20
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия халык санын алу. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2009. Архивировано 21 август 2011 года.
- ↑ Распоряжение Правительства РФ от 17 апреля 2006 г. N 536-р, archived from the original on 2016-04-19, retrieved 2014-06-20