Җенси якынлык

Бу мәкалә кешеләрнең һәм, өлешчә, баш мийләре югары үсеш дәрәҗәдә башка имезүчеләрнең җенесара мөнәсәбәтләре дәвамында күзәтелгән җенси мәнфәгатьләре турында. Башка хайваннар өчен Йөгерү (зоология) һәм Җенси үрчү мәкаләләрен карагыз.

Җенси якынлык яки коитус (лат. sexus – җенес) — җенси теләкне канәгәтьләндерүдән ләззәт алу яки, сирәгрәк, җенси үрчү максатлары өчен хатын-кызның аналык җиңсәсенә ир-атның җенси әгъзасы кертелүе һәм хәрәкәтләре.[1][2][3][4]

Кешеләрдә үрчү максаты булмаган аналь, ораль секс һәм башка охшаш җенси кыланышлары шулай ук җенси якынлык төрләренә кертелә.[1][4][5] Биологик сәбәпләр аркасында, соңгылар һәм һомосексуаль җенси якынлык аркылы балага узу мөмкин түгел.

Кешеләрдән тыш, һомосексуаль җенси якынлык шулай ук бонобо, дельфин һәм шимпанзелар җәмгыятьләрендә күзәтелә.[6] Кешеләрдә җенси якынлыкка керүнең төп сәбәбе ләззәт алу булганы кебек үк,[7] югары үсеш дәрәҗәле баш мийләре булган әлеге имезүчеләрнең кыланышлары да әлегә шулай гына аңлатыла ала,[8] иҗтимагый мөнәсәбәтләрен ныгытучы фактор булып санала.[7]

Акча яки башка матди каршылыкка күрсәтелгән хезмәт буларак кылынган җенси якынлык фәхишәлек дип билгеле.

Җенси ярсу

Шулай ук карагыз: Җенси ярсу

Катнашучы затларның барысының теләге нигезендәге кылыначак якынлык көтелгәндә яки анын дәвамында нерв системасы күзәнәкләре (нейроннар) актив хәлгә керә, йөрәк тибеше һәм кан әйләнеше үсә, җенси әгъзаларының, аеруча гениталияләрнең, тукымалары торышы үзгәрә: хатын-кызларда күкрәкләре һәм имчәкләре, ир-атларда исә Ирләр җенес әгъзасы зурая, катылык дәрәҗәләре үсә.

Бүгенге көн җәмгыятендә

Башка имезүчеләрдән аермалы буларак, кешеләр җәмгыятьләрендә, җенси мөнәсәбәтләрникахлашуга яки җенси якынлыкка, соңгысы исә йөклелеккә һәм бала тууга китермәскә дә мөмкин. Гетеросексуаль җенси якынлыкка керүчеләр бала тудыру җаваплылыгын кабул итәргә әзер булмаганда (җенес орлыгының күкәй белән берләшүне туктату максатлы) яки венерик авыруларны парга тапшырмау / үзенә йоктырмау максаты белән (тән сыекчаларының бер-берсесенең җенси системасына керүләренә юл куймау өчен) ир кешеләр үз җенси әгъзасына презерватив кияләр.

Әдәбиятта

Балигъ булган кешеләрнең тормышында җенси якынлыкның зур биологик һәм психологик әһәмиятлелеге, кешеләр җәмгыятендәге хәленә тәэсире аркасында, тарих буенча бу мәсьәләләргә бар мәдәниятләрдә дә игътибар зур булган, бәйле белем һәм тәҗрибә буыннан буынга тапшырыла.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр һәм әдәбият

  1. 1 2 Kar (2005). Comprehensive Textbook of Sexual Medicine. Jaypee Brothers Publishers. pp. 107–112. ISBN 8180614050, 9788180614057. http://books.google.com/?id=YxcjMPbGHQIC&pg=PA107&lpg=PA107&dq=Sexual+intercourse+%28coitus,+coition,+copulation,+mating%29+refers+to#v=onepage&q=Sexual%20intercourse%20%28coitus%2C%20coition%2C%20copulation%2C%20mating%29%20refers%20to&f=false. Retrieved September 4, 2012. (үле сылтама)
  2. Sexual intercourse. en:Collins Dictionary. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2012.
  3. Sexual intercourse. en:Encyclopædia Britannica. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2012.
  4. 1 2 Sexual Intercourse. health.discovery.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2008. Архивировано 22 август 2008 года.
  5. The Gender of Sexuality: Exploring Sexual Possibilities; Page 76 – Virginia Rutter, – 2011
  6. 1 2 Diamond, Jared (1991). The Rise and Fall of the Third Chimpanzee. Radius. pp. 360 pages. ISBN 0091742684. https://books.google.com/books?id=PQVFAQAAIAAJ. Retrieved 2015-10-21. 
  7. Balcombe, Jonathan (2006). Pleasurable Kingdom: Animals and the Nature of Feeling Good. en:Palgrave Macmillan. pp. 106–118. ISBN 0230552277. https://books.google.com/books?id=MyKox3YXI1kC&pg=PA106. Retrieved 2015-10-21. 

Төркемнәр